Газетага язылу

Дошман эзләп...

Җир йөзендә кеше затын күралмаган, аерым халыкларны түбән сортлыга чыгарган затсыз теорияләр, хәрәкәтләр һәм оешмалар борын заманнарда ук булган.

Тик теория, тәгълиматларның иң куркыныч, иң вәхшие, белүебезчә, ХХ гасырда яралып, олы илләр, халыкларның аңын томалап кына да калмаган, аның тарафдарлары «югары сорт»ка кермәгән башка халыкларны күпләп юк итәргә дә алынган.

Узган атна ахырында Фашизмга һәм антисемитизмга каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр. Ни өчен шул көн дигәндә, Гитлер властька килеп, 5 ел үтүгә, ягъни 1938 елның 10 ноябренә каршы төндә нацистлар Германия белән Австриядә, тарихка «Бәллүр төн» исеме астында кереп калган, яһүд милләтендәге кешеләрне кыйнау, талау, үтерү оештыра. Ул төндә 90 нан артык кеше үтерелә, 30 меңләп яһүд концлагерьларга озатыла. Әлеге вәхшилек «холокост» дип аталган, Европа яһүдләрен кырып бетерүгә юнәлтелгән, 7–8 ел эчендә җәмгысы 6 миллион кешене юк иткән глобаль программаның башы санала.

Истәлекле көн чынлыкта «Нацизмга һәм антисемитизмга каршы көрәш датасы» дип аталырга тиештер. Чөнки нацизм белән фашизм «ике чабата – бер кием, теләсә кайсын киен» түгел, алар аерыла. Күп еллар элек ул хакта язган да идем. Төп аерма шул: ХХ гасырның 20 нче елларында Италиядә яралган затсыз сәяси хәрәкәт – фашизм халыкларны сортларга бүлми. Нацизм бүлә. Фашизм чынлыкта – кеше, халык мәнфәгатьләрен сукыр бер тиенгә дә куймаган каты тоталитар режим. Бөек Ватан сугышы елларында нацистларны «фашист» дип атауның идеологик сәбәбе бар. Нацизм – Гитлер төзергә алынган җәмгыятьнең, ягъни национал-социализмның кыскача әйтелеше. Ягъни канга батып сугыша торган ике дәүләтнең икесе дә үзләрендә социализм төзеп яткан булып чыга. СССР идеологлары, әлбәттә, моның ише белән килешә алмый. Шуңа күрә «фашист» сүзе сугыштан соң да, хәтта бүген дә күпкә киңрәк кулланыла.

Әлеге лирик чигенештән соң «антисемитизм» кәлимәсенең асылын билгеләү дә дөрес булыр. Бу – яһүдләрне күралмаучылар, җирдәге бөтен бәлаләр Муса пәйгамбәр оныклары аркасында дип санаучылар тәгълиматы. «Барлык кыйтгаларга таралып яшәгән, күп вакыт телен, кайчакта хәтта динен дә җуйган, тик барыбер үзе булып калган халыкны ни өчен яратмыйлар?» дигән сорау туа. Яңарак кына: «Начар халыклар юк, дәүләт дигән структура гына аларны начар итә ала», – дип язган идек. Төп сәбәп, ихтимал, яһүдләрнең артык үзенчәлекле халык булуындадыр. Яратмау сәбәпләре дә шактый үзенчәлекле бит.

Без сөйләгән халыкның яртысы гына үз илендә – Израильдә яши. Калган яртысы дөнья буйлап сибелгән. Израиль, кайберәүләр уйлаганча, ярар, аларны әшәке дә итсен. Ә башка илләрдә яшәгәннәргә ник кырын карыйлар һәм караганнар? Шул ук яһүд погромнары Россияне дә читләп узмаган, Европада да булган бит. Ул гынамы, әле бүген дә җәмгыятьтә югары урын биләгән кешене яһүдкә чыгару гадәте бар. Дөньяви яһүд хөкүмәте турындагы теорияләр дә ел саен туып тора. Россиядәге Октябрь инкыйлабын да уңышлы чыккан яһүд заговоры санаучылар юк түгел. Ярларын бөтенләй югалтканнар хәтта Ленинны да яһүдкә чыгара. ХХ гасырда яралган ике бөтендөнья сугышын гына ул халык вәкилләренә ягып куярга никтер кыймыйлар.

Мондый хәлләрне ничек аңларга соң? Башка халыклардан үткер, зирәгрәк, шуның аркасында бай, таланты сәбәпле фәндә, сәнгатьтә, әдәбиятта сизелерлек казанышларга ирешкәннәрне ярату, кабул итү өчен артык киң күңелле булу кирәктер ул. Ә күпме соң җирдә киң күңеллелек? Ул бик тә аз. Ә көнләшү, хөсетлек дигән корт һәр заманда, һәр халыкта да җитәрлек. «Уңышларны гафу итмиләр» – мондый әйтем дә һәммәбезгә таныш. Аны яһүдкә дә гафу итмәгәннәр. Андый хәлне төрле дәвер фикер ияләре дә раслап торган. Русның билгеле философы Николай Бердяев «Христианство и антисемитизм» дип аталган хезмәтендә антисемитизмны булдыксызлыктан туган затсызлык («Антисемитизм – от бездарности рядом живущих») дип атый. Француз Жан-Поль Сартр исә ул хәрәкәтне: «Чәчрәп торган уртакуллылык белән горурланып, сәләтне кимчелеккә чыгару», – дип тә аңлата. Теләсә кайсы яһүд кешесен сионист дип атау да акыллылык күрсәткече түгел. Көрәштәше – яһүд Лев Троцкийны, шаяртып, һәрчак «иудушка» дип атаган Ленинның да антисимитизмны: «Кешедә ачу күплеген раслый торган иң шәп күрсәткеч», – дип бәяләгәне мәгълүм.

Әйе, алар булдыклырак, үткер, аларда эшкуарлык сәләте дә көчле. Алар һәр гамәлне табышка әверелдерү сәләтенә дә ия. Аларның дине рибаны да тыймый. Йөкче яисә сантехник булып эшләгән, станок артында торган яһүд кешесен дә табу кыен. Тик болар өчен ул халыкны гаепләү дөресме? Ә югары белемлеләр өлеше күбрәк булган, Нобель премиясе лауреатлары арасында сан ягыннан беренчелекне тоткан өченме? Белем алырга, лауреат булырга, физикада, химиядә, медицинада, башка фәннәрдә олы ачышлар ясарга башкаларга кем комачаулый? Эйнштейнга бәлки яһүд буларак тыелырга, чагыштырмалылык теориясен, физиканың бүтән постулатларын башка галим, башка милләт кешесе ачканын көтәргә кирәк булгандыр? Бәлки совет физигы Лев Ландауга да, квант физикасы белән шөгыльләнеп, Нобель премиясе алганчы, үзе эшләгән институтта вахтер булып утырасы булгандыр?..

Яһүдләргә күңелендә яратмау, ачу йөрткән кешеләрне мин аңламыйм. Ул гынамы, калган халыкларга алардан үрнәк алырга кирәк дип саныйм. Шул исәптән без – татарга да. Бердәмлек, бер-береңә туганнарча ярдәм итә белү әллә начармы? Уңышлы эшкуарлары, талантлы финансистлары, данлыклы галимнәре булган, милли үзаңны тиешле дәрәҗәдә тота алган милләтне инкыйраз йота аламы? Юк! Ике мең ел буе үз-үзе булып кала алган, йөзен югалтмаган, динен саклаган тагын кайсы милләт бар?..

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре