Аның сүзләренчә, быел сөрем газы белән агулануның 35 очрагы теркәлгән, 68 кеше зыян күргән, аларның дүртесе һәлак булган. 2023 елда 61 очрак теркәлгән булган, 133 кеше зыян күргән, 5 кеше һәлак булган. 2024 елда исә 48 очрак, 93 кеше зыян күргән, 5 кеше һәлак булган.
Белгечләр әледән-әле газ җиһазларын куллану белән бәйле тәртип бозу очраклары белән дә очрашып тора. Әйтик, быел шундый кешеләргә 12 мең шелтә белдерелгән һәм 10 меңнән артык фатирда газ бирүне туктатып торырга туры килгән. Газны хилафлыкларны бетергәннән соң гына биргәннәр. Төп сәбәпләре: газ торбаларын карап булмау, куллану вакыты чыккан газ җиһазларын куллану очраклары, вентиляция челтәрләре булмау һәм башкалар.
- Соңгы вакытларда күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең газ колонкаларын үзләре генә алыштыру очраклары артты. Бу аларга гына түгел, башкалар гомеренә дә куркыныч тудыра. Шулай ук кайбер кешеләр безнең хезмәткәрләрне техник хезмәт күрсәтүе өчен өйләренә, фатирларына кертми, - диде Рәмис Сәләхов.
Ул шулай ук газ җиһазлары белән кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искә төшерде.
- Куркынычсызлык чараларын үтәр өчен газ җиһазлары белән кулланганда вентиляцияләрнең төзеклеген карарга кирәк. Безнең өйләргә, фатирларга саф һава керергә тиеш. Газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтелергә тиешлеген дә онытмыйк. Бу – мәҗбүри. Шуңа күрә әлеге эшләрне башкарган кешеләрне фатирларга, йортларга кертергә кирәк.
Гомумән алганда, һәркем җиһазларны дөрес итеп кулланырга тиеш. Плитәләрне юарга, ут ялкынына да гел игътибарлы булырга кирәк. Аның төсе зәңгәр булырга тиеш. Ялкын саргылт, кызыл төстә булса, газ хезмәтенә хәбәр итүегезне сорыйбыз, - диде Рәмис Сәләхов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез