Красноярск краеның мобилизацияләнгән дүрт кешесе һәлак булган, дип хәбәр итә "Взгляд Инфо" һәм "Власть труда" җирле басмалары.
Алар мәгълүматы буенча, ким дигәндә, өч һәлак булучы Минусинск шәһәреннән булган, тагын берсе - Минусинск янындагы Зеленый Бор бистәсеннән.
"26 сентябрьдә оркестр авазлары астында автобусларга утырган һәм Омскига укырга киткән ир-атлар инде бер атнадан алгы сызыкта булып чыктылар: туганнарыннан алынган "Взгляд Инфо" мәгълүматлары буенча, алар барысы да Херсон өлкәсендә 5 һәм 7 октябрьдә һәлак булганнар. Үлем сәбәпләре әлегә әйтелми ", - дип яза басма.
Һәлак булганнарның иң кечесенә 23 яшь иде, өлкәненә - 40 яшь, дип хәбәр итә "Взгляд Инфо".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез