Дуслар кирәкми. Ни өчен республикада өйдә укучылар саны арта бара?

Йокы туя, вакыт та күп, укытучы да аптыратмый... Ни хикмәттер, республикада укырга мәктәптән өйгә күчүчеләр саны елдан-ел арта бара. Узган уку елында андыйлар 2329 га җиткән. Шуның 1120 се – башлангыч сыйныф укучылары. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп директорларына әлеге мәсьәләгә игътибарлы булырга кушса да, әти-әниләр барыбер үзенекен итә. Мәктәптән китүнең сәбәпләре нидә?

Ник китәләр?

Әти-әниләрнең фикеренә колак салсак, укучыларның онлайн мәктәпкә китүенең сәбәбе бер төрле генә түгел. Кемдер, мәктәптә начар укыталар, дип зарланса, кемгәдер сыйныфташлары белән уртак тел табу кыен. Шул ук вакытта мөстәкыйльлеккә өйрәнәбез, укырга вакыт күбрәк кала, диючеләр дә очрый. Тәрбия ягын телгә алучылар да бар.

Алабугада яшәүче Джумаевлар чит илдә ял итәргә ярата. Шуңа күрә узган ел балаларын – 1, 4, 8 нче сыйныф укучыларын – Мәскәүдәге онлайн мәктәпкә күчергәннәр.

– Кышын ирем ял итә. Шуңа күрә җылы якка китәбез. Балалар мәктәптә укыса, болай йөреп булмый бит. Укуы кала дип, укытучы сине җибәрмәячәк. Онлайн уку яңа мөмкинлекләр бирә. Балалар төрле илләрнең мәдәнияте белән таныша. Тавын, диңгезен күрә. Моның файдасын гына сизәбез, – ди өч бала анасы Ирина.

Дөресен әйткәндә, 1 нче сыйныф баласының онлайн мәктәптә ничек укуын күз алдына китерү җиңел түгел. Ә Ирина моның бер авырлыгы да юк дип саный. «Хәзер балалар мәктәпкә укырга-язарга өйрәнеп керә. Компьютерны да азмы-күпме белә», – ди.

Балаларның вакытлары бүленгән. Кемдер – беренче, кемдер икенче сменаны сайлаган. Бу инде – кечерәкләргә йокыдан иртүк торырга кирәкми дигән сүз.

– Вакытлары да күбрәк хәзер. Безнең онлайн мәктәптә «Мөһим сөйләшү» һәм башка яңа фәннәр юк. Рәсем, физкультура да керми. Хәрәкәт җитә. Балалар спорт түгәрәкләренә йөри. Математика, рус теле һәм башка төп фәннәрне генә укыйлар. Билгеләрнең төрлесе бар. Яхшы укыр өчен тырышырга кирәк. Артык чыгымнар китә дип әйтмәс идем. Балаларның пособие акчасының күбесе мәктәпкә түләү өчен тотыла, – ди Ирина.

Казанда яшәүче Илдус Хатыйповның да гаилә дуслары кызларын өйдә укыткан икән.

– Шәһәр янындагы бистәдә яши алар. Кызларының берсе – беренче, икенчесе икенче сменада укыды. Мәктәпкә йөрергә кыен дип, өйдә укыттылар. Сыйныфта балалар саны да күп иде. Олысы, онлайн мәктәптә биш ел белем алып, Мәскәү вузына укырга керде. Кечесе хәтта укуын бер елга иртәрәк тә тәмамлады. Анысы хәзер Сколковода белем ала. Мин өйдә укуга уңай карыйм. Әмма моның өчен әти-әниләре төпле булырга тиеш. Аларга имтихан үткәрсәләр дә комачауламас иде. Танышларым бу яктан гыйлемле. Ире – фәннәр докторы, хатыны – кандидат, – ди Илдус Хатыйпов.

Берничә көн элек Биектау районына Белем көненә баргач, балаларын өйдә укыткан гаилә белән танышып кайттык. Улларына ике ел онлайн белем биреп, быел шәһәрдән авылга күченеп кайткан алар.

– Балаларыбыз бик тырыш. Шуңа күрә онлайн укырга кыен булмады. Әсмирәбез быел 1 нче сыйныфка укырга керде. Аның татарча укыйсы килә. Ә онлайн мәктәп мондый мөмкинлек бирми. Өйдә татарча сөйләшсәк тә, кызыбыз русча җавап бирә. Урамда дуслары белән русча аралашалар. Улларыбыз да өйдә укымый хәзер, – ди дүрт бала анасы Айгөл Мөхсинова.

Белем ягы чамалы

– Бу дөрес түгел! Мәктәп директорларының әлеге мәсьәләгә игътибар итүен сорыйм. Безнең алда торган иң беренче бурыч бу. Сез Татарстан Рәисенең дә бу уңайдан карашын беләсез. Алга таба болай эшли алмыйбыз. Өйдә укучылар 1215 гә арткан. Бигрәк тә башлангыч мәктәптә күбәйде, – дип борчылуын белдергән иде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин узган уку елы нәтиҗәләренә багышланган брифингта.

Республиканың баш педагогы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә моны тагын бер кат искәртеп, өйдә белем алучыларның уку нәтиҗәләренә тукталды. Имтихан тапшыручылар арасында да өйдә укучыларның саны ел саен арта бара. Быел 9 нчы сыйныф укучылары 402 булса, 11 нче сыйныфлар – 263. Арту күренешен министр төрле сәбәпләр белән укуын тәмамламаучылар, көллиятне бетереп, мәктәпләргә аттестат алу өчен теркәлүчеләргә бәйләп аңлатты. «Аларның имтихан нәтиҗәләре дә республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбән. Бу инде вузлардагы бюджет урыннарына керүчеләр аз булуын күрсәтә», – диде Илсур Һадиуллин.

Өйдә укып, имтихан тапшыручы 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары саны:

402 – 9 нчы сыйныф укучылары (2023 елда – 196, 2024 елда – 304),

263 – 11 нче сыйныф укучылары (2023 елда – 199, 2024 елда – 246).

Белгеч фикере

Роза Вәлиева, КФУдагы Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы:

– Мин өйдә укытуга бөтенләй каршы. Онлайн укуга күчү балаларның социальләшүе өчен файдага түгел. Өйдә укыту сәламәтлеге буенча проблемалары булган балалар өчен мөһим дип саныйм. Алар балаларын укытырга ярдәм сорарга мәҗбүр. Башка очракта балаларның мәктәптән читләшүен дөрес дип санамыйм. Гаиләдә белем алучыларның саны арту сәбәпләре берничә. Беренчесе – аерым укыткач, нәтиҗәсе күбрәк булачак, дип фикер йөртү. Аерым очракларда белем күрсәткеченең югары булуы да бар. Барысы онлайн укытучыдан тора. Аның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Юкса әти-әни көткән нәтиҗә булмаячак. Икенчесе – буллинг. Башка укучылар җәберләсә, әти-әниләр балаларын гаиләдә укытырга мәҗбүр. Мәктәптә балалар аралашырга өйрәнә. Мәктәптән китәрләр, әмма аларга алга таба барыбер шушы җәмгыятьтә яшәргә туры киләчәк. Баланы тәүлек буе өйдә тотудан файда бармы? Ярый, түгәрәкләргә йөртерләр. Анда да башкалар белән аралашырга кирәк. Мин авыл мәктәбендә яхшы белем алдым. Күпме гомер узса да, яшьтәшләрем белән әле дә аралашып торам. Өйдә утырсаң, ул баланың дусты кем булачак? Дуслар табарга, аралашырга безне мәктәп өйрәтте. Өченчесе – әти-әниләрнең балаларына күбрәк ирек бирергә теләве. Бала теләгәнчә йокласын, аннан укытучы 30 минут дәрес бирер. Аннан башкасы килер, аннан бергәләп ашарбыз... Революциягә кадәр илдә дворяннар гаиләдә укыткан. Әмма 9 яшь тулгач, балаларын гимназиягә биргәннәр. Ныклы белемне бары мәктәп кенә бирә ала.

Мәктәптә начар укыталар дип, барысына бер бәя бирергә ярамый. Бик яхшы мәктәпләр, укытучылар бар. Кайсыдыр уку йортында ниндидер укытучы үз вазыйфасын бик үк яхшы башкармаска мөмкин анысы. Әмма мәктәпкә гаеп тагу дөрес түгел. Әгәр бер мәктәптән әти-әниләр балаларын еш алып китә башлаган икән, монда инде сәбәпләрен ачыкларга кирәк.

Өйдә уку төрләре

Өйдә укуның берничә төрле формасы бар. Беренчесе – вакытны әрәм итмим дип, сәләтле укучыларның дәресләрне өйдә үзлегеннән өйрәнүе. Экстерннар арасында ике сыйныфны берьюлы тәмамлаган укучылар да бар. Икенчесе – әти-әни үзе укыта да, бала имтиханнарны мәктәпкә барып тапшыра. Өченчесе – мәктәпкә бернинди бәйлелек юк. Укучылар онлайн мәктәпкә беркетелеп, сынауларны махсус аттестация үзәгендә бирә. Кемнеңдер баласы өйдә дә укый, шул ук вакытта атнага берничә тапкыр хосусый мәктәпкә дә йөри.

Ләйсән Рәфыйкова, Казандагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:

– Сыйныфымда андый балалар юк. Ләкин балаларын өйдә укытуга күчерүчеләр саны елдан-ел арта. Өйдә укытуга күчкәндә, белем бирү бурычы әти-әни җилкәсенә төшә. Алар укыту ысулын үзләре сайлый. Кемдер баласын үзе укыта, кемдер махсус укытучы яллый. Шулай ук онлайн укырга мөмкин. Болай укуның төрле яклары бар.

Уңай яклары:

– бар игътибар баланың үзенә генә бирелә;

– төрле спорт, иҗади түгәрәкләргә йөрү өчен вакыт күбрәк кала;

– аерым фәннәрне тирәнрәк итеп өйрәнү, уку тәртибен балага уңайлы итеп төзү мөмкинлеге бар.

Тискәре яклары:

– башкалар белән аралашканда кыенлыклар туа;

– бала үзе турында гына уйлый торган булып үсәргә мөмкин;

– өйдә үзе генә булганлыктан, ата-ана буш вакытының барысын да балага багышларга тиеш була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре