Газетага язылу

Эчәкләре ябыша язган: Татарстан табиблары магнит йоткан ике сабыйны үлемнән коткарып калган

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә бер атна эчендә магнит йоткан ике сабыйны үлемнән коткарганнар. Аларның икесе дә – ике яшьтә, дип яза «KazanFirst» хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Беренче сабый 16 магнит шарчыгын йоткан. Медиклар эндоскопия ярдәмендә хәтәр детальләрне берәмтекләп җыйган. Икенчесе 6 көн узгач хастаханәгә китерелгән: баланың ашказанына бер-берсенә ябышкан 0,5 см диаметрлы ике магнитның «кереп утыруы» ачыкланган. Ашказаны ризык белән тулы булганлыктан, белгечләр магнитларны бик зур кыенлык белән тартып чыгарган. Хәзер инде сабыйның икесе дә өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Табиб-эндоскопист Рөстәм Мингалиев магнитларның нинди хәтәр белән янавын аңлаткан. Алар берничә булганда, эчәклек тышчасы аша бер-берсенә тартылырга мөмкин. Бу исә тукымалар кысылуга һәм күзәнәкләр үлүгә китерә. Нәтиҗәдә әгъзаның, үтәли тишелеп, эчендәге сыекчасының корсак куышлыгына эләгүе һәм бик көчле ялкынсыну – перитонит башлануы бар.

«Кыскасы, бала өчен бик фаҗигале тәмамланырга мөмкин бу», – дип йомгак ясаган табиб.

Сабыйларны коткаруда табиб-эндоскопист Рөстәм Мингалиев, балалар хирургы Дамир Хуҗин һәм анестезиолог-реаниматолог Александр Боголюбов катнашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре