Газетага язылу

Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән митингларда катнашу өчен җаваплылык турында искәртте

Россия Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән акцияләрдә катнашу өчен җаваплылык турында кисәтте һәм гражданнарны мондый чараларга чакыруларны санга сукмаска өндәде. Бу мәгълүмат министрлык сайтында пәйда булды.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, килештерелмәгән акцияләрдә катнашкан, аларга башка затларны (шул исәптән балигъ булмаганнарны) җәлеп иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 27-29 мартка планлаштырылган килештерелмәгән акцияләрдә катнашырга, шулай ук Россия территориясендә хокукка каршы килә торган башка гамәлләр кылырга чакыралар.

Ведомствода искәртүләренчә, мондый чараларны уздыру омтылышларына чик куелачак, ә оештыручылар һәм катнашучылар законда билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылачак. Мондый материалларны тарату иҗтимагый хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән гамәл буларак каралырга мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре