Казанда А.И. Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Экологик баланс стратегиясе: табигатьне саклау өлкәсендәге агымдагы казанышлар һәм перспектив бурычлар» дип аталган пленар утырышы узды. Утырышның Татарстанның экология министры Александр Шадриков чыгыш ясады.
Ул яңа «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда Мәләкәс елгасын чистарту эшләренең икенче этабы старт алуы һәм Ноксны тернәкләндерү планлаштырылуы турында сөйләде.
– 2025 елдан Яр Чаллыда Мәләкәс елгасының икенче участогын чистарту эшләре башланды. Шулай ук Казан өчен тагын бер әһәмиятле елга – Ноксаны тернәкләндерү планлаштырылды, – дип билгеләп үтте министр. Моннан тыш, министрлык һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе ярдәме белән «Ирекле ток» пилот проектының өченче этабы дәвам итә. Ул Казансу елгасын экологик яктан тернәкләндерүгә юнәлтелгән.
Очрашуда Александр Шадриков шулай ук ел саен «Россия суы» акциясендә катнашучы халыкның югары активлыгын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы дүртенче ел төбәкләр арасында елгаларны һәм күлләрне чистарту буенча алдынгы урыннарда тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез