Кемеровода хәбәрсез югалган 12 яшьлек мәктәп укучысының үтерелүе ачыкланган. Кызның мәетен югалганнан соң ике көн узгач шәһәрнең Киров районы зиратында тапканнар. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җинаятьче эзләрне яшерергә тырышып, мәеткә ут төрткән.
Тикшерүчеләр шикләнелүченең ДНК-профилен билгеләп, аның шәхесен ачыклаган. Ул – Кемеровода яшәүче 55 яшьлек ир-ат. Элегрәк ул үтерү, талау һәм балигъ булмаган балага карата җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять өчен хөкем ителгән булган. Ир-ат иреккә быел май аенда гына чыккан.
Шикләнелүче Росгвардия хезмәткәрләре ярдәме белән тоткарланган. Якын арада аңа рәсми гаепләү белдереләчәк, аннары сак чарасын билгеләү өчен эш судка җибәреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез