Элекке район хакимияте башлыгын тагын ярты елга сак астында калдырганнар

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының элекке хакимияте башлыгы Сергей Мироновка СИЗОда тотылу срогын 18 августка кадәр озайтканнар. Чикләү чарасы берьюлы 3 прокурорның үтенечнамәсе буенча озайтылган, дип яза “Татар-информ”.

“Чикләү чарасын йомшагракка үзгәртүне сорыйм. Судны уңайсыз хәлгә куймаячакмын, барлык утырышларына йөриячәкмен. Гаепләүчеләрнең үтенечнамәсеннән баш тартуны һәм чикләү чарасын йомшаграгына алыштыруны сорыйм”, – дигән судта Миронов.
Короновирустан соң аның оча-бот буыннарында остеонекроз авыруы тапканнар. Шул сәбәпле ул хәзер култык таякларына таянып йөрергә мәҗбүр. Шуңа да карамастан, суд, прокуратура дәлилләре белән килешеп, элекке район хакимияте башлыгын тагын ярты елга СИЗОда калдыру турында карар кабул иткән.
Исегезгә төшерәбез: Сергей Мироновны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда, әнисенең торак булмаган бүлмәләренә законсыз “перепланировка” ясатуда гаеплиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре