Элеккечә дә булмый         

Мәскәү Трампның зур басымыннан котылу өчен җитди адымнар ясый. Үткән атнада Россия тышкы эшләр министры Лавров АКШның Дәүләт секретаре Марко Рубио белән очрашты һәм конфликтка «яңача якын килү»не тәкъдим итте. Рубио Мәскәү фикерен Трампка ирештерергә вәгъдә бирде. «Коммерсантъ» телеграм-каналында: «Мин сезгә шуны әйтәм. Зур сюрпризларны көтегез», – диде Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Украина конфликтының тыныч юл белән җайга салынышы буенча яңа якын килүнең нечкәлекләре турында», – дигән юллар укый алабыз. Бу сүзләрнең мәгънәсе әлегә безгә ачык түгел.

Россия өчен конфликтның тыныч юл белән хәл ителүе мөһим, әлбәттә. Санкцияләрдән башка да икътисадта мөшкеллек төене зур йомгакка әверелеп бара. «Аэрокомпозит» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Анатолий Гайданский «Иннопром» форумында Россиядә очкычлар өчен үзебездә җитештерелгән подшипниклар булмавын белдерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, «дус ил»ләр ярдәменнән башка подшипниклар белән дә, электрон җиһазлар белән дә эш барып чыкмый – бу ике иң авыр мәсьәлә әле һаман шау-шулы белдерүләргә һәм миллиардларча инвестициягә карамастан  хәл ителмәгән. Россиядә подшипниклар җитештерүнең 110 елга якын тарихы булуын искә төшерсәк, советтан соңгы чорда сәнәгатьнең ни дәрәҗәдә артка чиккәнен аңлый алырбыз.

Элекке совет моделенә кайту да хәлне төзәтә алырга охшамый. Моны эре бизнес кулыннан тартып алынган предприятиеләр хәле ачык күрсәтә. 2024 елның октябрендә илдәге консервалар җитештерә торган иң зур предприятие «Главпродукт» дәүләт кулына күчкән иде. Ит, сөт, яшелчә һәм балык консервалары ясый торган өч заводы булган компания һаман да 500 дән артык исемдә продукция җитештерүне дәвам итә, ләкин җитештергәнен сата алмый интегә. Эчке базарда сату күләме кискен кимегән, продукцияне Кытайга озату барып чыкмаган: түләү алдан алынган, әмма вәгъдә ителгән күләмнәр «дус ил»гә илтеп җиткерелмәгән. Төньяк Кореяга, Африкага, Көньяк Азиягә консервалар илтү хыялы бар. Тормышка ашамы-юкмы икәне мәгълүм түгел. Җитештергәнне сата алмагач, зыянга эшләү дигән бәла үзен озак көттермәгән. Июнь аенда Авыл хуҗалыгы министрлыгы компания җитәкчелегеннән бу мәсьәләдә аңлатма сорарга мәҗбүр булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре