Газетага язылу

Елена Кузьмичева: «Татарстанның электрон мактау тактасы – хезмәт кешесенә хөрмәт»

Татарстанның электрон мактау тактасы хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерү һәм аларның республика үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтү ысулына әверелде. Бу хакта «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны эфирында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Электрон мактау тактасы эшләтеп җибәрү – хезмәт кешесенә рәхмәт һәм хөрмәт ул», – диде ул.

Аның сүзләренчә, иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү традициясе республика предприятиеләрендә инде күп еллар гамәлдә.

«Төп мәгънәсе – хезмәт кешесен хөрмәтләү, хезмәт кешесенә рәхмәт сүзләре. Безнең предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәткәрләрне хөрмәтләү традициясе сакланды, күпләрендә Мактау такталары бар», – дип сөйләде Кузьмичева.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе ассызыклаганча, проектта иң мөһиме – кешеләргә һәм аларның эш нәтиҗәләренә игътибар.

«Минемчә, иң мөһиме – без үзебезнең оешма хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәялибез. Бик яхшы, күп кенә оешмаларда һәм предприятиеләрдә шундый актив тәкъдим итү бара», – дип йомгаклады ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре