Әмма соңгы елларда бәйрәмнәрнең тышкы ягына гына түгел, ә аның рухи һәм хәләл эчтәлегенә дә игътибар арта башлады. Бүген зур мәҗлесләрне ислам этикасы кысасында үткәрү – мода гына түгел. Күпләр андый бәйрәмнәрне аңлы рәвештә уздыра.
«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев әйтүенчә, хәләл мәҗлес оештыруның үз тәртибе бар.
– Беренчедән, банкет залларында мәҗлес үткәргән очракта, табында хәләл ризыклар гына булырга тиеш. Болар турында Коръәндә бәйнә-бәйнә аңлатылган. «Бисмиллаһ» әйтелмичә чалынган мал, дуңгыз һәм аның белән кушылган ризыклар, хәмер ярамый, – ди ул. – Икенчедән, никах һәм туй мәҗлесенә чакырылгансың икән, барырга тиешлесең. Ләкин ике очракта бармый калырга да ярый. Беренчесе: әгәр табында хәрам ризык һәм эчемлек булса, икенчесе: бәйрәмгә сайлап алынган байлар гына чакырулы булса. Галимнәр, мондый бәйрәмнең бәрәкәте юк, ди. Өченчедән, мондый мәҗлесләрдә ирләр белән хатыннарны аерым утырту каралырга тиеш. Бигрәк тә яшь хатын-кызларның ирләрдән читтәрәк булуы хәерле. Кайбер мәҗлесләрдә бу тәртип бик бозыла, ул дини мәсҗлескә берничек тә туры килми. Дүртенчедән, галимнәр безнең өчен музыканың хәрам булуын әйтә. Коръәндә «Локман» сүрәсендә бу турыда дәлил бар. Кайбер галимнәр хәтта җырлауны да хәрамга кертә. Шуңа күрә хәләл мәҗлесләрдә музыка, бию булырга тиеш түгел. Тамадалар үзләрен «хәләл алып баручы» дип игълан итеп тә, мәҗлесләрдә хәрам элементлар кертәләр икән, дөреслеккә туры килеп бетми. Хәләл – ризык кына түгел, ул – яшәү рәвеше.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты комитеты рәисе Аббас Шляпошников исә никах, дини чаралар уздыра торган туклану урыннарының да барлык таләпләргә җавап бирергә тиешлеген әйтте.

– Хәләл мәҗлесләрдә ирләр хатын-кызлардан аерым утырырга тиеш. Стандартларга җавап бирергә теләгән рестораннар бинаны планлаштырганда ук алдан кайгыртып эшли. Намаз уку бүлмәләреннән алып эвакуацион чыгу юлларына кадәр уйланыла. Кызганыч, бу мәсьәләдә кайбер җәмәгать туклануы урыннарында тәртипләр бозыла башлады. Бер көнне хәләл мәҗлес уздыра да, икенче көнгә гадәти бәйрәм оештыра. Ә савыт-саба, кухня кирәк-яраклары шул ук. Шуңа күрә бүген безне бу нык борчый, – диде ул.
Аббас Шляпошников сүзләренчә, комитет карамагындагы оешмаларның исемлеге сайтта тәкъдим ителгән, тик аларның да кимчелекләре булырга мөмкин.
– Кызганыч ки, аларның күпчелеге стандартларга тикшерү өчен гариза бирмәде. Шуңа күрә бездә шик бар. Аларны «хәрам» дип тә әйтә алмыйбыз, шул ук вакытта «хәләл» дигән ышаныч та юк. Әлеге туклану урыннарында имам булып катнашырга туры килгәндә салат белән генә чикләндем. Ашыйсым килсә дә, тикшерелмәгәч, ышаныч юк иде. Анда эшләүчеләрдән сораша башлагач: «Кичә исерткеч эчемлекле мәҗлес булды», – диделәр. Шулай булгач, ничек ышанасың инде аларга? – диде комитет рәисе.
Табынның үз «хуҗа»сы
Чыннан да сыйфатлы, хәләл таләпләренә җавап биргән һәм күп сандагы кунаклар сыйдыра алырлык урыннар бармак белән генә санарлык. Алар арасында Казанның «Эмиз» банкет заллары комплексы аерылып тора. Соңгы елларда ул милли һәм дини традицияләрне заманча сервис белән берләштерә торган үзенчәлекле мәйданчык булып танылды.
Биредә сыйфатның аш-су бүлмәсеннән башлануын бик яхшы беләләр. «Эмиз»ның төп горурлыгы – аның шеф-повары булган үз кухнясы. Монда ярымфабрикатлар кулланылмый. Һәр ризык – ит кисүдән башлап соусларга кадәр – чара алдыннан шул ук бинада әзерләнә. Шулай ук үз кондитер бүлеге дә игътибарга лаек. Монда туй тортлары, милли татлы ризыклар һәм десертлар ясала, димәк, аларның составында шикле өстәмәләр яки сыйфатсыз майлар юк, дигән сүз.
– Безнең өчен хәләл кухня ул – чисталык, җаваплылык, кунакларыбызга һәм ризыкларга карата тирән ихтирам фәлсәфәсе. Менюдагы һәр ризык чималны җентекләп сайлап алудан башлана: без бары тик тикшерелгән, сертификаты булган җитештерүчеләр белән генә эшлибез. Бөтенесен дә контрольдә тотабыз: итнең кухняга килеп кергән мизгеленнән алып, аның әзерләнүенә һәм табынга куелуына кадәр. Барлык ризыкларыбызны күңел биреп пешерәбез, – ди аш-су остасы Илдар Әхмәтгалиев.
Хәләл бәйрәмнәрнең төп үзенчәлеге – спиртлы эчемлекләрнең бөтенләй булмавы. Бу очракта табынны бизәү һәм кунакларны сыйлау өчен сыйфатлы, табигый һәм файдалы алмаш эзләү мәсьәләсе барлыкка килә. Бу яктан банкет залының проблемасы юк. Алар, кунакларның сәламәтлеген кайгыртып, бары тик виноградтан гына ясалган табигый эчемлек «Эмиз» тәкъдим итә.
Виноград, үз чиратында, «полифенол» дигән антиоксидантка иң бай җиләк-җимеш санала. Аңарда полифенолның 360 төре (!) бар. Алар барыннан да бигрәк күзәнәкләр өчен файдалы. Полифенол инсульт, инфаркт, атеросклероздан да саклый, күз күрүен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Моннан тыш полифенол яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый, ялкынсынуны бетерә. Ул кандагы холестерин күләмен дә көйли, кан әйләнешен яхшырта. «Эмиз» В1, В2, В3, В4, В5 витаминнарына бай. Алар организмга хәл кертә, тергезә. Аның составындагы катехин, танин, дигидрокверцетин кебек органик матдәләр исә организмны яшәртә. Эликсирның исеме нәкъ менә шул хакта сөйли. Эчемлекнең составында консервантлар да, хәтта шикәр дә юк.

Тиздән изге рамазан аена аяк басабыз. Якыннары белән ифтар ашлары уздырырга теләүчеләр дә әлеге банкет залларына җыела. Комплекста 10–400 кеше сыйдырышлы җиде зал эшли. Бу – бер үк вакытта дусларча ифтар да, затлы никах мәҗлесе дә, корпоратив чара да уздырып була дигән сүз. Һәр залның үз дизайны һәм атмосферасы бар. Килгән кунакларны ресторан хуҗалары буш кул белән кайтарып җибәрми: бүләккә «Эмиз» тәкъдим итә. Әлеге эчемлекне сатып алырга да мөмкин булачак. Моннан тыш, банкет залының кейтеринг хезмәте дә бар. Кайсы гына вакытта заказ бирсәгез дә, сезне тиз арада тәмле ризыклар белән сыйлаячаклар.
Шулай итеп, бүгенге хәләл банкетлар – сәламәт тормыш рәвеше, югары сыйфат һәм милли традицияләрнең бергә кушылуы ул. Табыннарыбыз һәрвакыт хәләл һәм бай булсын!
Изге рамазан аена аяк басабыз. Якыннары белән ифтар ашлары уздырырга теләүчеләр «Эмиз» банкетлар залына җыела ала.
*Комплекста 10–400 кеше сыйдырышлы җиде зал эшли
*Аларның һәркайсының – үз дизайны һәм атмосферасы
*Биредә кунакка килүчеләрнең өстәленә шифалы эчемлек – «Эмиз» куела
*Бөтен уңайлыклары булган ике намаз залы бар
*Үзләренең кухнясы һәм кондитерлары
*100 машина сыйдырышлы парковка
*Кейтеринг хезмәте дә эшли. Сез теләгән адреска алып килеп, тәмле ризыклар белән сыйлый алалар.
Сафиуллин урамы, 29 нчы йорт
Элемтә өчен телефон: 8 987290 60 40
Тәкъдим Эмиз Таврический (0,75 л), Эмиз Гранат (0,75 л), Эмиз Диабетический (0,75 л) эчемлекләренә кагыла.
Акция 2026 елның 19 февраленнән 2026 елның 20 мартына хәтле дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез