«Баланың кисәк кенә температурасы күтәрелде, тәнен тимгелләр басты, хәтта телендә дә кызыл бетчәләр бар... Нәрсә икән бу?» Бер көнне «Ватсап»тагы төркемебезгә күрше кызы шундый хәбәр җибәргән. Тиз арада ашыгыч ярдәм чактырткан ул. Табибларны көткән арада күршедә шул рәвешле авырган балалар юкмы икән, дип белешергә булган. Аралаша торгач, йортыбызда тагын дүрт баланың шундый ук билгеләр белән авырып ятуы ачыкланды.
Табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллинга да соңгы арада мондый гозер белән килүчеләр арткан. Тәҗрибәле балалар табибы исә ата-аналарга артыгын борчылмаска киңәш итә: болар бар да – энтеровирус (кискен вируслы авыру. – Ред.) билгеләре һәм бу хәл елның-елында шушы чорда күзәтелә.
– Җәйнең кыл уртасыннан көз башына кадәр республикада энтеровирус белән авыручылар саны арта. Ел саен шулай. Әлеге чир балалар арасында ешрак очрый. Күпләр аны бернинди билгеләрсез генә уздыра. Кемнеңдер берничә көн температурасы була да бетә, – ди табиб. – Бу авыруны еш кына герпангина дип йөртәләр. Әмма бу – хата. Ник дигәндә, бу авыру герпес түгел. Энтеровирус вакытында авыз эченә генә түгел, аяк табаннары һәм уч төпләренә дә бетчәләр чыгарга мөмкин. Ул очракта авыру «аяк-кул-авыз» синдромы дип атала. Бала терелгәннән соң кул һәм аяк бармакларының тиресе купшаклана, кайвакыт тырнаклар төшә.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе әлегә энтеровирус белән төгәл күпме кеше авыруын атамый. Әмма белгечләр бу уңайдан кисәтү ясарга өлгерде инде. Алар бу чирне йоктырмас өчен, кулларны даими рәвештә юып торырга, яшелчә-җиләк-җимешне юып ашарга, рөхсәт ителгән урында гына су керергә, авызга пычрак су керүдән сакланырга куша.
Энтеровирус вакытында еш кына тәндә кызгылт таплар да пәйда була. Аларга бармак белән баскач, бу таплар агармаса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, ди табиблар. Әлеге чир җитди өзлегүләре белән дә куркыныч.
Аерым алганда, вакытында чарасын күрмәсәң, энетровирус геморрагик конъюнктивит, симптомсыз бизгәк, миокардит һәм перикардит кебек йөрәк авырулары, үзәк нерв инфекцияләре (энцефалит яки менингит), сүлпән параличка ук китерергә мөмкин.
– Яңа туган балалар да энтеровирусны авыррак кичерә. Андый чакта алар арасында йөрәк тукымасы ялкынсыну (миокардит), катлаулы гепатит очраклары да күзәтелә. Баланың энтеровирусны ничек кичерүе әнисендә бу чиргә каршы антитәнчекләр булу-булмауга бәйле. Ничек кенә булмасын, әлеге чир билгеләре күренүгә, баланы тиз арада табибка күрсәтергә, аны үз белдегең белән дәвалаудан тыелырга кирәк, – ди табиб.
Энтеровирус турында кыскача:
– әлеге чир кешегә бу инфекция белән зарарланган су, ризык яки һава юлы аша йога;
– инкубация чоры 5–7 көн (14 көнгә кадәр дә сузылырга мөмкин);
– бу вирус теләсә кайсы әгъзага «оялый» ала;
– иң еш очрый торган билгеләре: бизгәк, баш авырту, күкрәк читлеге авырту, күңел болгану, косу, эч китү, 39–40 градуска кадәр температура күтәрелү, кул-аякта, авыз куышлыгында куыклар пәйда булу;
– энтеровирус бик чыдам – бүлмә температурасында һәм ашказанының әче мохитендә берничә көн яшәргә мөмкин, ә менә хлор, югары температура һәм ультрашәмәхә нурланыш вакытында бик тиз юкка чыга;
– кеше үзенең энетровирус белән авыруын әле белмәскә дә мөмкин, әмма шул ук чорда инде ул әлеге вирусны башкаларга да йоктыра;
– энтеровируска каршы вакцина ясатып булмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез