Эш бирүче соңга калган өчен генә хезмәткәрне эшеннән җибәрә алмый. Әмма ул шелтә (замечание) яки катгый шелтә (выговор) белдерергә мөмкин. Роскачество белгече Евгения Ганькина “RT” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, хезмәткәр кабат шелтә алган очракта, нигезле сәбәпсез хезмәт бурычларын берничә тапкыр үтәмәгән өчен Россия Хезмәт кодексының 81 статьясындагы 5 пункты нигезендә эштән җибәрелергә мөмкин.
Белгеч искә төшереп үткәнчә, Хезмәт кодексының 192 статьясында дисциплинар җәзаның өч төре: шелтә, катгый шелтә һәм эштән җибәрү күздә тотылган. Шул ук вакытта җәза чарасын билгеләгәндә хезмәткәрнең тәртипсез гамәле төрле яктан исәпкә алына.
Ганькина әйтүенчә, шелтә җәза чарасының йомшак формасы булып санала. Гадәттә моны җитди нәтиҗәләргә китермәгән тәртипсезлек өчен, әйтик, эшкә соңга калган өчен яки эштә үз-үзеңне дөрес тотмаган өчен кулланыла.
Катгый шелтә исә җитдирәк җәза булып тора. Эш бирүчегә шактый ук зыян китерелгәндә, мәсәлән, финанс хисабында хаталар җибәрелгәндә яки эшне вакытында үтәмәгәндә шундый җәза чарасы кулланыла.
Ә инде эштән җибәрү – иң җитди чара. Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге җәза чарасы берничә тапкыр шелтә бирелгәннән соң, шулай ук бер тапкыр тупас тәртипсезлеккә юл куелган очракта да бирелә. Мәсәлән, эшкә килмәгән өчен, исерек хәлдә эшкә килгән өчен яки мөлкәтне урлаган өчен.
Ганькина басым ясап әйткәнчә, теләсә кайсы җәза чарасы документлар нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш. Юкса хезмәткәр эш бирүченең гамәленә судка шикаять бирергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез