Газетага язылу

Эш шикелле тоела

Совет властеның койрыгын күреп калган минем сыманрак кешеләр булса, хәтерли торгандыр инде. Авыл кешесенең көне ничегрәк башлана иде…

Иртән торасың, ишегалдына чыккан җирдән сарайга кереп утын ярып алып керәсең. Утын, гадәттә, ярылмаган була – вакыт җитми кала. Мичкә ягып җибәрәсең, чәй куясың. Мич башыннан кибәргә куйган каталарыңны алып, җылырак киенеп мал карарга чыгып китәсең. Сыер-сарыгыңның асларын аласың, сәндрәдән төшереп печән саласың, сугымга дип асраган үгезең булса, башак бирәсең. Атлы эштә йөрсәң, атыңа да ашарга биреп, сбруйларын әзерләп куясың…

 

Җитәр, барысын да санарга омтылсаң, бигрәк озынга китә икән… Өеңдә чәй чөмергәч, эшеңә элдерәсең. Колхоз эше дә майлы ботка түгел, барысы да кул белән башкарыла – мышный-мышный тир түгәргә кирәк. Ике-өч сәгать шулай тир агызгач, аз гына ял вакыты кала. Өеңә кайтып, капкалап аласың да ихатаңа чыгып нәрсәдер маташтырасың. Эш бетми инде анда, я сугым үгезе нәрсәңнедер җимергән, я идән сайгагы сынган, я капка ябылып бетми. Берни дә табалмасаң, утын булса да ярасың.

 

Утын ярылмый кала, дигән идем. Бу кешенең булдыксызлыгыннан түгел. Беренчедән, ул кышкы суыкта җиңелрәк ярыла. Икенчедән… Кар эрү белән, авыл кешесе кыр эшләренә керешә. МТМда булса, ул техниканы көйли, ә «бригад эше»ндә булса, чәчүгә дигән орлыкларны әзерли. Бу эшләргә вакыты белән малчылыктагыларны да җәлеп итәләр. Капка башы саен чөгендер җире бирәләр. Телисеңме-юкмы, эшләргә туры килә. Әле бит колхозчының үз бакчасы да бар. Бәрәңгене элек кеше егермешәр сутый утырта торган иде, балалары азрак булган гаиләләрдә ул атна-ун көнгә сузыла. Бакчасында гына ята алмый бит кеше, ул анда колхоз эшеннән бушаган арада гына чыга. Аннан котылуга, утын кирәк. Урманчы артыннан ике-өч көн йөгереп йөргәннән соң, ул агачларны чүкеп бирә дә, үзең егып алып кайтасың. Шуның өчен урман эшенә йөрергә тиеш буласың, «делянка» чистартырга, себерке бәйләргә, печән өмәсенә. Утынны ихатаңа кайтарып өеп куюга, басудагы чөгендереңне, бакчаңдагы бәрәңгеңне кәтмәнләргә вакыт җитә. Аларны ерып чыгуга, печән өсте башлана… Шул рәвешле авыл кешесе бер мизгелгә дә башын күтәреп күккә карый алмый торган иде. Аның һәр мизгеле эштән, колхоздан үз хуҗалыгына, үз хуҗалыгыннан җәмәгать эшләренә йөгерүгә корылган.

Ләкин үзара аралашуга, аш-суга йөрешүгә ничектер вакыт табалар иде. Минем бездән егерме чакрым еракта яшәгән җизни, ат җигеп, апаны утыртып, килеп җитә иде. Хәтта кыш көннәрендә дә. Табын корып, сөйләшеп тә утыралар, җизни ирләр кулы таләп итә торган эшләрне дә эшләп куя.  Менә шундый яшәү рәвеше бик табигый, үзеннән-үзе килеп чыккан шикелле тоела иде. Авыр, дип зарланучы да юк, вакыт җитми, дип тә әйтмиләр.

 

Хәзер бөтенләй бүтән тормыш. Иртән җылы өйдә уянасың, чәй куеп җибәрәсең… Тышка чыгып йөрисе дә юк хәтта. Җылы су белән юынасың… Утын кисәсе, печән чабасы, басуга чыгасы, хәтта мал карыйсы да юк… Хәтта бакчаңа су сибү өчен дә кнопкага гына басасы… Бөтен эш җайга салынган. Әмма вакыт җиткереп булмый. Туганыңның хәлен белергә ат җигеп барасы түгел. Машинада… Юк, хәтта телефон төймәсенә басып: «Хәлләрең ничек?» – диргә дә вакыт юк.

 

Вакыт кына да түгел бугай инде ул. Теләк тә булмый кайчагында. Җанда – арыганлык тойгысы. Сөйләшү дә эш кебек тоела. Ярый, әйбәтрәк чакта, иркенләбрәк сөйләшермен дисең дә, онытасың. Хәтта күршеңә ашка керү дә эш шикеле була. Хәтта артык эш кебек.

 

Менә шулай эш эшләгән кебек яшибез инде…

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре