Газетага язылу

«Эшкә барасы килми»: Табиб чираттагы ялдан соң кәефсезлектән котылу серләрен ачты

Доктор Ахапкин чираттагы ялдан соң барлыкка килгән төшенкелектән ничек котылып булуын әйткән.

Чираттагы ялдан соң беренче көннәрдә күңел төшенкелеге – күпләребезгә хас әйбер. Бу, әлбәттә, чын депрессия түгел, ләкин кәефсезлек йөзгә чыга: хезмәттәшләр белән очрашу сөендерми, кулдан эш төшә, юк-барга да ачу килә. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәге белгече Роман Ахапкин “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ялдан соң ничек дөрес итеп эшкә тотыну турында сөйләп үткән.

«Баш мие чираттагы ялны «сөенеп» кабул итсә, эшкә кире кайтуга, киресенчә, «көенә»: янә эш көннәре, график, бурычлар, шау-шу, кырыкмаса-кырык төрле көндәлек мәшәкать... Менә шулар, пошаманга төшереп, төшенкелеккә китерә», – дип аңлатып үткән табиб.
Гәрчә эш катлауланмаса да, бурычлар күбәймәсә дә, баш мие аерманы сизә: эш режимына җайлашу өчен аңа вакыт һәм өстәмә ресурслар таләп ителә, дигән белгеч.
 
Мондый очракта үзеңә ничек ярдәм итәргә? Белгеч гади генә берничә киңәш биреп үткән.

*чираттагы ял сәфәрен, эшкә чыгар алдыннан 2-3 көн вакытны өйдә уздырырлык итеп планлаштырыгыз;
*ял вакытында соңрак ятып, йокыдан иртән-иртүк торырга ашыкмаган икәнсез, гадәти эш режимына, эшкә чыкканчы, алданрак күчәргә тырышыгыз: моның өчен берничә көн кирәк булачак;
*эш көненнән соң баш миен ял иттерү өчен күбрәк һавада булырга, хәрәкәтләнергә тырышыгыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре