Экологик бәйрәмнең максаты – калдыкларны икенчел эшкәртү турында күбрәк сөйләү, башкаларны да шуңа җәлеп итү. Елдан-ел илдә чүп күләме арта. Россия табигать министрлыгы мәгълүматларына караганда ел саен Россиядә 70 миллион тоннага якын калдыклар барлыкка килә икән.
Чүп-чар ел саен 3 процентка артып тора. Ә бит калдыкларның бары тик 5-7 проценты гына эшкәртелә. Калганын күмәбез. Чүптән файда алу өчен безгә икенчел эшкәртү кирәк. Болай эшләгәндә ул утильләштерү проблемасын хәл итә, кайбер продукциянең бәясен дә киметергә ярдәм итә һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырта алачак.
Татарстанда «ПЖКХ» калдыкларны җыю оешмасы аларны эшкәртеп тә бара. 2008 елдан бирле аларның үзләренең чүп-чарны сортларга аеру заводы һәм чүп-чарны төяү станциясе (МПС) эшли. Бирегә Казанның Мәскәү, Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Киров районнарындагы торак сектордан, офислардан, сәүдә нокталарыннан, рестораннардан, кунакханәләрдән һәм сәнәгать калдыкларыннан калдыклар килә. Предприятие елына 200 мең тонна (тәүлегенә 550 тонна) тукымаларны кабул итә, сортировкалый һәм брикетлый.
Станциягә төрле калдыклар килеп эләгә. 2020 елда бу чүп-чар төяү станциясенә 46 807 100 кг, 2021 елда- 58 437 994 кг, 2022 елның 10 аенда – 50 340 101 кг каты көнкүреш калдыклары килеп эләккән.
«ПЖКХ» калдыкларны җыю оешмасы матбугат җитәкчесе сүзләренә караганда, калдыклар сортларга бүленгәч, аларның кайберләре күмү өчен полигонга җибәрелә, эшкәртүне узган икенчел чималлар төрле оешмаларга озатыла икән. Мисал өчен, анда алардан картон, кәгазь, төрү пленкасы рәвешендәге эшләнмәләр өчен ПЭТ — флекс (контейнерлар), ПЭВДДАН — гелец ясыйлар, пыяла ясыйлар.
Соңгы вакытта бер айлык чүп нормасы 150 тоннадан 220 кадәр арткан. Шуңа да әлеге чүп җыю оешмасы 2023 елда елда тәүлек буе эшли торган яңадан бер чүп-чар төяү станциясен эшләтеп җибәрү һәм калдыкларның эшкәртүне арттырырга җыена.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез