“Эштән курыкмыйбыз”: Татарстаннан СВОда катнашучы егет “Батырлар” кадрлар программасына эләккән

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Әнвәр Мөхәммәтҗанов “Батырлар. Герои Татарстана” кадрлар программасында катнашуга беренчеләрдән булып заявка тапшырган.

“Вести Татарстан” хәбәр иткәнчә, Әнвәр, тест узудан алып, әңгәмәләшүгә кадәр – сайлап алуның барлык этапларын узган инде. Менә хәзер бераз дулкынлану хисе белән конкурсның нәтиҗәләрен көтә.

“Эштән курыкмыйбыз. Ватан, минем шушы фронтта кирәклегемне әйтсә, димәк, шунда эшләячәкмен, яшәячәкмен һәм файда китерәчәкмен. Мөмкин булганча, һәркемгә, илне үстерүгә ярдәм итәчәкмен”, – дип фикерләре белән уртаклашкан хәрби хезмәткәр.
Әнвәр Мөхәммәтҗанов бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган. Махсус хәрби операция башлангач ук фронтка киткән. Иптәшләрен коткарганда, минага эләгеп бик каты яраланганчы, намус белән барлык хәрби бурычларын үтәгән.

Әнвәр бер аягын, күрү сәләтен югалткан. Аңа чын мәгънәсендә яңадан яшәргә өйрәнергә туры килгән. Гаиләсе һәм дусларының терәк булуы аңа, бик катлаулы реабилитация юлын узып, тулы кыйммәтле тормышка кире кайтырга ярдәм иткән. Хәзер исә элекке хәрби, җәрәхәтләренә карамастан, тыныч тормышта үз иленә хезмәт итәргә ниятли.

Исегезгә төшерәбез: 2025 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 18 февральдә СВО ветераннары һәм анда катнашучылар өчен “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасын тормышка ашыра башлау турында игълан итте. Сайлап алынганнан соң уку курсларын узган махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар дәүләт, муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә җитәкчеләр сафына кушыла алачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре