Газетага язылу

Евгений Солтанов: «34 ел элек Татарстан Конституциясенә салынган принциплар бүген дә актуаль»

1992 елда Татарстан Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйгага бәйле рәвештә Казан федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы мөдире, Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов «Ватаным Татарстан»га фикерен белдерде.

– Татарстан Конституциясен төбәк үсешен билгели торган нәтиҗәле документ буларак карарга кирәк. Бу документның төп роле – милли кыйммәтләрне, мәдәни үзенчәлекне саклауда һәм татар теленә ярдәм итүдә. 34 ел элек Татарстан Конституциясенә салынган принциплар безнең көннәрдә дә актуаль. Алар заманча иҗтимагый мөнәсәбәтләргә туры килеп кенә калмый, ә закон актлары аша яңа тәкъдимнәр белән баетылып, үсә бара. Бу адаптациягә сәләтлелек Конституцияне республика үсешенең стратегик юнәлешен билгели торган «җанлы» документ итә. Конституция, һичшиксез, иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсеше дәрәҗәсенә туры килә генә түгел, ә Татарстан бергәлегенең дәүләти, шәхси потенциалын алга таба үстерү өчен менә дигән хокукый чара да булып тора. Документ үзгәреп торган икътисадый һәм сәяси шартларда республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итә, – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре