Бүген – Кама Тамагы Сөйки авылында “Булгария” фаҗигасендә вафат булганнарны искә алалар. Вафат булганнарның якыннары шунда җыелды. Һәм нәкъ бүген Кама Тамагы өстендә тагын бер фаҗига. Бу юлы моторлы самолет һәлакәткә очраган. Өч кеше һәлак булган, тагын берсе зыян күргән. Cessna-172 моделендәге җиңел моторлы самолет җиргә төшә һәм яна башлый.
– Кама Тамагы янындагы һәлакәттә өч кеше шунда ук һәлак булган. Зыян күргән бер кешене Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенә китерделәр, аның хәле авыр, сынган урыннары бик күп, – дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге.
Зыян күрүчегә хастаханәдә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Аны Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә күчерергә ниятлиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез