Газетага язылу

Фәрит Габделганиев Биектау районы эшкуарлары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе белән үткәрелә торган бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру буенча системалы эш кысаларында, ТР Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев бүген Биектау муниципаль районында булды.

Эш сәфәрендә аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Морад Булгаков озата йөрде. Бу хакта ТР Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Сәфәрнең төп максаты җирле бизнес вәкилләре белән очрашу, предприятиеләргә бару һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм һәм чишелеш таләп итә торган мәсьәләләрне ачыклаудан гыйбарәт булды.

Татарстанның бизнес-омбудсмены корпуслы һәм йомшак мебель җитештерү буенча махсуслашкан «Союз-М» ҖЧҖ мебель фабрикасына, шулай ук «Биектау» логистика паркына барды.

«Союз-М» ҖЧҖ башлыгы Нурислам Хәкимов предприятиенең перинаталь үзәк, Галиәсгар Камал театры, «Миллениум» кунакханәсе, «Казан» халыкара аэропортының яңа терминалы, Уникаль осталык үзәге һәм башка объектлар өчен проектларны гамәлгә ашыруын билгеләп үтте.

«Без йомшак һәм корпуслы мебель җитештерү белән шөгыльләнәбез. Безнең өчен җитештерү күләмен саклап калу гына түгел, ә предприятиене үстерү, штатны киңәйтү һәм яңа юнәлешләрне үзләштерү мөмкинлеге дә мөһим», — дип сөйләде ул.

«Биектау» логопаркы башкарма директоры Фаил Сибгатуллин ТР бизнес-омбудсмены белән гамәлдәге склад мәйданнарын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре турында фикер алышты.

Эшкуарлар шулай ук җитештерү һәм логистика предприятиеләрен үстерү өчен шартларны тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны, шул исәптән инженерлык инфраструктурасына тоташу, җир мөнәсәбәтләре һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен карарга тәкъдим итте.

«Биектау районы — республиканың иң динамик үсеш кичерә торган муниципаль берәмлекләренең берсе. Районның тулаем продукциясендә кече һәм урта бизнес өлеше хәзерге вакытта 33,6 процент тәшкил итә. Биш ел эчендә эшкуарлар саны ике тапкыр диярлек артты», — дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Ул муниципаль районнарга даими рәвештә баруын, эшкуарлар белән очрашуын һәм предприятиеләр эше белән танышуын искәртте.

«Мондый формат бизнес вәкилләрен борчыган мәсьәләләр турында белергә һәм аларны хәл итүгә оператив рәвештә кушылырга мөмкинлек бирә. Бүген Биектау районы эшкуарлары белән аралашу барышында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту буенча берничә тәкъдим җиткерелде. Аларның бер өлеше республика дәрәҗәсендә игътибар һәм ярдәм таләп итә. Килгән барлык сораулар да эшкә алынды. Безнең уртак бурычыбыз — эшкуарларга бизнесны киңәйтү һәм республика муниципаль берәмлекләрендә яңа проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру», — дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре