Бүген, Татарстан Республикасының танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1983-1986 елларда ТАССРның Югары Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдиновның тууына йөз ел тулу уңаеннан, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Әнвәр Бәдретдин улының Маяковский урамындагы 19 нчы йорт фасадына куелган мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар.
Фәрит Мөхәммәтшин Әнвәр Баһаветдиновның тол хатыны Наилә Төхфәтулла кызына, аның туганнарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итеп, ел саен 27 ноябрьдә республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләренең берсе, республика районнарында, шул исәптән Бөгелмә, Азнакай һәм Әлмәттә озак еллар җитәкче вазыйфаларында эшләгән Әнвәр Баһаветдиновның искә алынуын билгеләп үтте. «Ул –хөрмәтле җитәкче, барыбыз өчен дә үрнәк иде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Миңа Әлмәттә эшләгәндә үк Әнвәр Бәдретдин улы белән бергә эшләү бәхете тиде. Ул акыллы кеше иде, аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр».
Фәрит Мөхәммәтшин истәлекләргә бирелеп, Әлмәт районы җитәкчесе буларак Әнвәр Баһаветдинов вакытында партия җитәкчелеге тарафыннан нефть чыгаруны арттыру турында карар кабул ителүе турында сөйләде. «Әнвәр Бәдретдин улы районнарны үзе йөреп чыкты, куелган максатка ирешү процессын оештыруда актив катнашты», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул 1981 елда Әлмәт шәһәре нефть чыгару сәнәгатен үстерүдә зур казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Әнвәр Бәдретдин улы ул чакта партиянең Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре була. Ул ел шулай ук республика тормышында мөһим вакыйга булган – ике миллиард тонна нефть чыгарылган.
Дәүләт эшлеклесенең тол хатыны Наилә Баһаветдинова, үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшинга Әнвәр Бәдретдин улы мирасына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. «Игелекле, намуслы, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булды, яхшы гаилә башлыгы иде, һәрвакыт үз идеалларына тугры калды», – дип сөйләде ул.
Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов 1925 елның 27 ноябрендә республиканың Кама Тамагы районы Җәмәки авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген Бондюг (хәзерге Менделеевск) МТСында тракторчы булып башлый. Әнвәр Бәдретдин улы Бөек Ватан сугышында, 1945 елгы Җиңү Парадында катнашкан. Партия һәм дәүләт эшлеклесе карьерасын 1950 елда комсомолда ВЛКСМның Бондюг район комитетының икенче секретаре вазыйфасыннан башлый. 1961-1983 елларда КПССның Азнакай райкомының беренче секретаре, Әлмәт колхоз-совхоз сәнәгать идарәсенең партия комитеты секретаре, Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфаларында эшли. 1963-1987 елларда ТАССР Верховный Советы депутаты, ә 1984-1986 елларда РСФСР Верховный Советы депутаты итеп сайлана. 1983 – 1986 елларда –ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе. Аның хезмәте Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар Дуслыгы ордены һәм 12 медаль белән бәяләнә. Әнвәр Баһаветдинов 2002 елның 25 октябрендә вафат була, Казанның Арча зиратында җирләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез