Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында беренче сыйныфка баручы укучыларга мәктәп портфельләре тапшырды.
«Балаларны һәм оныкларны беренче сыйныфка әзерләү — һәр гаилә өчен мөһим һәм үзенчәлекле вакыйга. Хәзерге вакытта бөтен республикада уку елына әзерлек бара», — диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин Буа районына һәрвакытта да куанып килүен һәм мондагы уңай үзгәрешләрне күзәтүен әйтте. «Монда хезмәт сөючән, дус-тату халык яши, алар тормыш өчен уңай шартлар тудыру өчен күп көч куя», — диде ул.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Буа районына килде. Ул шикәр заводының яңартылган паркын карады һәм беренче сыйныфка керәчәк укучыларга мәктәп портфельләре тапшырды.
Соңыннан парламент башлыгы капиталь ремонт ясалган «Яшьлек» спорт мәктәбендә булды. Бинаның беренче катында универсаль спорт залы урнашкан, анда баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнергә мөмкин. Фәрит Мөхәммәтшин яшь спортчылар белән аралашты, аларга төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышка ирешүләрен теләде.
«Импульс» спорт комплексында Дәүләт Советы Рәисе Бердәм дәүләт имтиханында максималь баллар җыйган чыгарылыш укучыларын бүләкләү тантанасында катнашты. Эш сәфәре ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Буа районы активы белән очрашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез