Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны һәм башкала кунакларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.
Бүген Казанда Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар уза. Җиңү паркында Татарстан профсоюзлары федерациясе тарафыннан традицион бәйрәм концерты оештырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, кунаклар һәм чарада катнашучыларны язгы бәйрәмнәр белән котлады. Парламент башлыгы барысына да иминлек, тынычлык һәм татулык теләде.
Җиңү паркында узган бәйрәм чарасы төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм хезмәт коллективларын берләштерде.
Паркта урам театры һәм иҗади мастер-класслар эшләде. Осталар җитәкчелегендә казанлылар һәм башкала кунаклары үзләрен рәссам, флорист ролендә тоя, кул эшләре белән шөгыльләнә, көндәлек тормышта кирәкле, файдалы әйберләр ясый алды. Бәйрәмнең яшь кунаклары өчен зур балалар программасы – балалар һөнәрләре шәһәрчеге, «Играйбург» интерактив локациясе оештырылган иде. Чараның төп сәхнәсендә Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Фирдүс Тямаев, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Быел Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе карары буенча Беренче май чаралары «Za Россия! Za Хезмәт! Za Май!» лозунгы белән уза. Митинглар, йөрешләр һәм концертлар Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез