Фәрит Мөхәммәтшин Рәис Кубогы финалында җиңүчеләрне котлады

- Сезнең үҗәтлегегез һәм сынмас холкыгыз – үсеп килүче буын өчен чын үрнәк,- диде Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узган тантанада.

Внтераннар һәм СВО катнашучылары арасында спорт кубогы быел беренче мәртәбә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.

- Әлеге кубокны оештыру һәм уздыру аның махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында кирәклеген күрсәтте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы – үз теләкләре белән Ватаныбызны якларга карар кылган егет-кызларга хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәтләр белдерү өчен тагын бер мөмкинлек.
Фәрит Мөхәммәтшин ярышларда катнашучыларга көрәш кырында гына түгел, спортта җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә, федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, диде ул.

- Безнең республиканың дәүләт хакимияте органнары, шәһәр һәм районнардагы муниципаль хакимиятләр махсус хәрби операция уздыру зонасындагы сугышчыларга да, туган якларга кайтучыларга да һәрьяклап ярдәм итү өчен барлык чараларны күрәләр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез – чын геройлар, шуңа күрә сезгә аерым мөнәсәбәт, ә республика Хөкүмәте сезгә барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда – укуда һәм эшкә урнаштыруда, дәвалануда һәм тернәкләндерүдә ярдәм итү мөмкинлеге таба, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итә. Сезнең үҗәтлегегез һәм сынмас холкыгыз – үсеп килүче буын өчен чын үрнәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре