Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Республикада тормышыңны уңышлы итү өчен барысы да бар»

Кешеләрне ишетергә өйрәнергә кирәк. Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда «Политология» юнәлеше буенча белем алучы студентлар белән очрашканда яшьләргә әнә шундый киңәш бирде.

Аралашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә, инвестицион мөмкинлекләренә тукталды. Яшьләрнең төрле тармакларда үз мөмкинлекләрен күрсәтә, уңышлы карьера төзи алулары шуңа да бәйле. Бүген республика ил күләмендә тулаем төбәк продукты күләме буенча – алтынчы, төп капиталга инвестицияләр буенча – бишенче, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы буенча ‒ дүртенче, төзелеш буенча икенче урында тора.

– Махсус хәрби операция үткәрү һәм икътисадый санкцияләргә бәйле барлык кыенлыкларга да карамастан, республика социаль программаларны уңышлы рәвештә тормышка ашыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу – республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләренең һәм тармакларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Татарстан Рәисе яшьләрне җитди һәм олы тормыш юлына әзерләү мәсьәләләренә бик җаваплы карый. Республикада яраткан эшеңне табу, карьера төзү, тормышыңны уңышлы итү өчен барысы да бар, – диде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин студентларга Татарстан парламенты эше турында сөйләде һәм Дәүләт Думасына көз көне узачак сайлаулар турында искә төшерде. «Политология – бик эчтәлекле һәм күләмле фән. Сез гамәлдәге федераль һәм республика законнарын яхшы белергә, шулай ук хокукый кырдагы инновацияләрне күзәтеп барырга тиеш. Ләкин иң мөһиме – кешеләр белән сөйләшергә, аларны тыңларга һәм ишетергә өйрәнергә кирәк», – диде ул.

Студентлар Фәрит Мөхәммәтшиннан сәясәткә килүе турында кызыксынды. Шулай ук Татарстан авыл территорияләрен комплекслы үстерү, авыл халкын саклап калу өчен күрелә торган чаралар турында сорадылар. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, очрашуга йомгак ясап, студентлар белән мондый әңгәмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип белдерде. «Мондый очрашулар «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тәкъдиме белән уза. Анда катнашучылар ул – сәләтле яшьләребез, алар иртәгәсе көндә яшәячәк һәм эшләячәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре