Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәүф Төхфәтуллинны һәм Әминә Әхмәдиеваны Җиңү көне белән котлады. Аралашу видеоэлемтә режимында узды.
«Безнең республика партия оешмасында Җиңү көне алдыннан Җиңүгә зур өлеш керткән ветераннар белән аралашу күркәм традициягә әверелде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар белән аралашканнан соң журналистлар белән сөйләшкәндә. – Рәүф Ибраһим улы да, Әминә Гаяз кызы да Бөек Ватан сугышында үз теләкләре белән фронтка китеп, озын сугыш юлын узганнар. Сугыштан соң алар илебез һәм республикабыз икътисадын торгызуда актив катнашканнар. Аларның Ватан алдындагы казанышлары тирән ихтирамга һәм хөрмәткә лаек».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Ветеранга шалтырату» партия акциясе сугыш сынауларын кичергән кешеләрнең батырлыгы истәлеген саклап калу өчен дәвам ителәчәк.
Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллинга быел 105 яшь тулган. Сугыш башлангач, ул Бобруйскида хәрби училищеда укый. 1941 елның июль уртасында курсантларны оборона сызыгыннан алып Сталинград янындагы хәрби лагерьга җибәрәләр. Биредә каты сугышларның берсендә күрсәткән батырлыклары өчен лейтенант Рәүф Төхфәтуллинның танк экипажы әгъзалары «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнделәр. Командир үзе җитди яралана. Госпитальдән соң лейтенантны яшь солдатларны хәзерләү өчен танк батальонына билгелиләр. Ул берничә тапкыр фронтка җибәрүләрен сораса да, аны кабат яуга җибәрмиләр.
Сугышчан казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Рәүф Ибраһим улы Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
1965 елда армиядән кайткач, 30 елга якын Рәүф Ибраһимович Луганск өлкәсендә Алчевский тау-металлургия институтында бүлек башлыгы булып эшли. Хәзерге вакытта Буа районында яши.
1924 елгы Әхмәдиева Әминә Гаяз кызы сугышка кадәр Шәмәрдән ашлык әзерләү пунктында лаборант булып эшли. 1941 елның июнендә Казанга җибәрелә, бер елдан соң ант кабул итә, шоферлыкка өйрәнә, дары заводыннан снарядлар ташый. 1942 елда ул Курск янындагы зенит взводына эләгә. Шунда ук беренче яра ала. Дәваланганнан соң Калининград өлкәсенең Кимра шәһәренә хәрби часть карамагына җибәрелә. Сугышта зенитчылар бер дошман самолетын бәреп төшерә, ләкин алган яраларыннан күп кенә кызлар үлә. Әминә Әхмәдиева исән кала. Шуннан соң озак та үтми икенче тапкыр яралана һәм Горький шәһәренә госпитальгә озатыла, анда 4 ай дәваланганнан соң медицина комиссиясе аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таба.
1944 елда өенә кайткач, Әминә Гаяз кызы Шәмәрдәндә ашлык әзерләүдә эшли. Кияүгә чыга, 5 бала табып үстерә. 1959 елда Казанга күчеп килә. «Казремстрой» тресында эшли, аннары Юдино тегү фабрикасында тегүче булып эшли.
Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен» медале, Жуков медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Киров районында яши.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез