Күп фатирлы йортта яшәүче кешеләргә фатирга яңа тәрәзә куйган өчен 100 мең сум чамасы штраф салулары ихтимал. Бу турыда «Прайм» агентлыгына юристs Мария Спиридонова сөйләгән.
Йортны үзгәртеп коруны законсыз башкару очракларын идарәче компания күзәтеп тора.
Тарихи әһәмияткә ия булган йортларда тәрәзәләрне алмаштыру өчен махсус рөхсәт кирәк. Шулай ук архитектура рәсеме булган яңа биналарда тәрәзәләрне алмаштыру тыела. Моңа өстәп, милекчеләр төп стеналарны үзгәртеп төзи алмый.
Әлеге тыюларны бозган очракта, идарәче компания кисәтү ясый, торак инспекциясе 100 мең сумга кадәр штраф сала ала, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин, дип яза РИА Новости.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез