Үткән атнаның иң мөһим вакыйгасы, әлбәттә, АКШта Конгресска арадаш сайлау булды. Сайлауда демократлар республикачыларны тар-мар итте һәм ике палатада да өстенлеккә ирештеләр. Вакыйгаларның шундый үсеше көтелә иде. Трамптан башка һәркемгә бу ачык булды. Ләкин саннар көтелгәнгә караганда да сенсациялерәк. Вазгыять аерым анализ таләп иткәнгә, без аңа зуррак язмада әйләнеп кайтырбыз.
Израильдә сайлау нәтиҗәләре дә «Ватаным» фаразлаганча булды. Без Нетаньяхуның җиңеләчәген, Айзенкотның өстен чыгачагын, әмма вакыйгалар мантыйгының Премьер-министр урындыгында Нетаньяху калуын таләп итүе хакында язган идек. Хөкүмәт төзү Айзенкотка тапшырылды, әмма 28 көн эчендә төзи алмаса, элекке премьерның үз урындыгын саклап калуы да ихтимал. Бер блокның да мөстәкыйль рәвештә хөкүмәт төзерлек мөмкинлеге юк, коалиция таләп ителә. Израиль сәясәте дөнья күләмендә зур яңгыраш тапканда, андагы хәлләр барыбыз өчен дә мөһим. Менә карагыз: якшәмбе көнне Амстердамда халык Израильгә каршы протест белән урамга чыкты. 200 мең кеше «кызыл дулкын» дигән исем астында бергә тупланды. Башкалада яшәүчеләр санының миллионга да тулмавын истә тотсак, акциянең никадәр масштаблы булуын күз алдына китерә алабыз. Израиль басмасыннан ясалма фәһем болай тәрҗемә итте: «Митингта катнашучылар Нидерланд Министрлар Кабинетыннан Израильгә карата сәясәтен тамырдан үзгәртүне: Израильнең хәрби-сәнәгать комплексы белән барлык килешүләрне туктатуны, катгый икътисадый санкцияләр кертүне һәм Израиль гамәлләрен дәүләт дәрәҗәсендә геноцид дип тануны таләп итте».
Үткән атна дөньякүләм куәтле биржа түнтәрелеше белән төгәлләнде. Ясалма фәһемгә бәйле технологик компанияләр зур илләрнең дәүләт бюджетына караганда да күбрәк акча югалтты.
«Ватаным» хәбәрчесе шулай да атнаның иң мөһим вакыйгасы дип Парагвайдагы банк кризисын саный. 3 ноябрьдә илнең Үзәк банкы «Ueno Bank»ны япты. Бер төн эчендә банк кушымтасы эшләүдән туктады, дебет һәм кредит карталары яраксызга чыкты, хисаптагы акчаларны күчерү я алу мөмкинлеге юк ителде. Илнең хезмәт яшендәге халкының 60 проценты бер тиенсез калды. Эшмәкәрләрдән берсе вазгыятьне болай тасвирлый: кешеләр, бер-берсенең ишекләренә шакып, ашарга сорый. Дәүләт учреждениеләре, пенсия фондлары һәм башка оешмаларның йөзләрчә миллион доллар акчасы «Ueno Bank»та сакланган. Драманың масштабын чамалыйсыздыр. Ил Президенты Пеньяга импичмент белдерделәр һәм сак астына алдылар. Глобаль кризис масштаблы төс алгач, планетадагы вазгыятьне күз алдына китерегез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез