Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче биюче Альберт Әхмәтов сәхнәдән киткән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язып чыккан.
Альбертның сәхнә «стаж»ы 23 ел булган икән. Үзе язганча, авыр булса да, сәхнәдән китү карарын кабул итәргә туры килгән.
– Мин – 23 ел сәхнәдә. Аллаһы Тәгаләгә моның өчен мең рәхмәт! Гомумән, иҗатым өчен бар кешегә дә рәхмәтемне әйтәм! Мин сәхнәдән киттем... Әйе, бу – бик авыр, әмма вакыты җитте! Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер, дим! Шулай язган булгандыр! Моны кабул итәсе генә кала! – дигән Альберт Әхмәтов.
Альберт Әхмәтов «ВТ» га биргән интервьюсында Фирдүс Тямаев белән эшләү турында менә ничек дип сөйләгән иде:
– Биш кешелек иҗат төркеме белән «Девятка» машинасында ярымтулы залларга концертлар куеп йөрүдән башлаган идек. Өчәр сәгать туктамый биегән чаклар да булды.
Фирдүс белән эшләүнең ниндидер үзенчәлеге бардыр, дип әйтә алмыйм. Төрле чагы була: ачулана да, мактый да – шунсыз булмый. Фирдүс беркайчан да эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне бутамый, менә ул ягына сокланмый мөмкин түгел! Аның да, минем дә авыр чакта ярдәм кулын сузмый калганыбыз юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез