Флеболог Сәйфетдин Хиҗриев: «Аякка «йолдызчык» чыкмасын дисәгез, гел хәрәкәттә булыгыз»

Йолдызчыклар күктә генә түгел, еш кына аякларда да пәйда була. Ул күбрәк гүзәл затлар арасында очрый. Яше утыздан узган һәр дүрт хатын-кызның берсе аякларына йолдыз рәвешендәге таплар чыгудан зарлана, ди белгечләр. Ул нәрсәсе белән куркыныч?

Казандагы 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе табиб-флебологы Сәйфетдин Хиҗриев белән шул хакта сөйләштек.

Аяктагы «йолдызчык»лар ни сәбәпле пәйда була?

– Аяктагы «йолдызчык»лар гадәттә нәселдән күчә, организмдагы гормональ үзгәрешләр аркасында да пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә йөклелек чорында алар һәр хатын-кызда диярлек пәйда була. Моннан тыш аяктагы мондый таплар ультрашәмәхә нурлар йогынтысында, мунча һәм саунада озаклап утырырга яратучылар, аз хәрәкәтләнгән, көн дәвамында утырып эшләгән кешеләр арасында да еш очрый. Уңайсыз аяк киеменнән, артык биек үкчәле туфлидан йөрү дә зыянлы. Аяктагы «йолдызчык»лар артык авырлык, йомшак мускуллар җәрәхәтләнү, гормональ дарулар эчү аркасында да пәйда булырга мөмкин. Алар җитди чир билгесе дә булырга мөмкин. Аерым алганда, хроник кан тамыры авырулары, кан тамырлары киңәю (варикоз), бавыр циррозы, Блум синдромы (генетик авыру) вакытында аякларда йолдызчык рәвешендәге таплар пәйда булырга мөмкин.

Алар ни дәрәҗәдәге куркыныч? Аяктагы «йолдызчык»ларны алдыру мәҗбүриме?

– Кайчак мондый «йолдызчык»лар аркасында аяклар шешә, авырта. Нәтиҗәдә, аякларда кан әйләнеше бозылырга, киңәйгән кан тамырларыннан кан китәргә мөмкин. Хәлләр алай ук мөшкел булмаса, аяктагы йолдызчык»ларны курыкмыйча алдырырга мөмкин. Хәзерге вакытта алардан склеротерапия, озоносклеротерапия, криосклеротерапия, фотокоагуляция ысуллары ярдәмендә котылырга була.

Аяктагы мондый таплардан үзлегеңнән кул астындагы мазь, гель ярдәмендә генә котылып буламы?

– Аяктагы «йолдызчык»лар йөклелек яки гормональ дарулар эчү аркасында пәйда булган икән, бала тапкач, дарулар эчми башлагач, алар үзләреннән-үзләре бетәргә мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, алардан бернинди мазь да, гель дә коткармаячак. Аларны алда телгә алган ысуллар ярдәмендә генә бетереп була.

Аяктагы «йолдызчык»ларны алдыру кемнәргә, гомумән, тыела?

– Йөкле, бала имезгән хатын-кызларга бу очракта бераз сабыр итәргә кирәк. Күрем вакытында да аяктагы «йолдызчык»ларны алдырырга ярамый. Кардиостимулятор куйдырган кешеләргә дә алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Ник дигәндә, аяктагы тапларны лазер ярдәмендә алдырганда кардиостимулятор начар эшләргә яки туктап ук калырга мөмкин.

Бу күренешне булдырмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Аякта «йолдызчык» пәйда булмасын дисәң, иң беренче чиратта, гел хәрәкәттә булыгыз. Физик күнегүләр дә ясарга онытмагыз. Дөрес туклану, витаминнарга өстенлек бирү дә мөһим.

Укучыбыздан килгән сорауга да ачыклык кертеп китсәгез иде. «Соңгы арада аякларым тиз арый, аякларда авырлык сизелә. Бу нәрсә аркасында булырга мөмкин икән?» ди ул.

– Мондый билгеләр, гадәттә, аякта кан әйләнеше бозылганда күзәтелә. Нерв, мускуллар системасындагы хилафлыкларга да бәйле булырга мөмкин. Кандагы электролит балансы дәрәҗәсен дә тикшертеп карарга киңәш итәр идем.

Аяктагы «йолдызчык»лардан ничек котылып була?

Склеротерапия. Иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз ысул санала. Аны кулланганда кан тамырына махсус дару кертелә. «Йолдызчык»лар шундук юкка чыга. Әлеге ысулны кулланганнан соң тискәре йогынтысы да күзәтелми.

Озоносклеротерапия. Бу очракта зарарланган кан тамырларын дәвалау өчен озон кулланыла.

Криосклеротерапия. Аяктагы «йолдызчык»ка салкын дару салына. Ул «сибелгән» вак кан тамырларын бергә ябыштыра.

Фотокоагуляция. Аяктагы таплы урынга импульслы ут җибәрелә. Ул үз чиратында кан тамырлары стенасын җылыта. Шул рәвешле кан куера.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре