Газетага язылу

Француз хатыннары хиҗаб кия

Дөнья сәясәте киеренкелеккә таба үсеш векторын дәвам итә. Якын Көнчыгышта сугыш спирале бөтерелә. Йәмәндә хөсиләр белән халыкара танылган хөкүмәт арасында канлы бәрелешләр бара.

Сүрия Сүвәйдәсендә хөкүмәт гаскәрләре белән друзлар арасында бәрелешләр янә кискенләште. Израильгә күчеп килүчеләр Фәләстыйнның Көнбатыш яр дип аталган төбәгендә башбаштаклыкларын дәвам итә. Хәтта Израиль армиясенең элекке хәрбиләре дә андагы хәлләргә шакката. Отставкадагы һава көчләре генералы Асaф Агмон Көнбатыш ярда Фәләстыйн халкын кысрыклап чыгару омтылышларын Холокост вакытында яһүдләрнең башыннан кичкәннәр белән чагыштырды. Отставкадагы бригада генералы Эфраим Снэ Көнбатыш ярдагы хәлне турыдан-туры «этник чистарту» дип атады. Моше Яалон, Израиль армиясе элекке Генераль штабы башлыгы һәм элекке оборона министры, шулай ук күптән түгел Көнбатыш ярдагы радикал яһүд күчеп утыручылар идеологиясен Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы Германия белән чагыштырды. Вашингтон да Нетаньяхудан төбәктәге вәхши сәясәтне туктатуны таләп итә. Үткән тәүлекләрдә Тель-Авив бу мәсьәләдә кечкенә генә чигенү ясады.

 

Глобаль сәясәттә зур игътибарны үткән ялларда Германиянең Саксония-Анһальт төбәгендә булып узган сайлау җәлеп итте. Эш шунда: сайлауда уң радикаль партия «Германия өчен альтернатива» (AfD) җиңүгә иреште. Ул Ландтагта (Германиядәге төбәк парламенты) 87 урынның 39 ына ия булды. Бу – зур җиңү, ләкин «AfD»га мөстәкыйль рәвештә хөкүмәт төзергә мөмкинлек бирми. Иң мөһиме: башка төп партияләр AfD белән коалиция төзүдән баш тарта. Шуңа күрә сайлауда беренче урынны алса да, хәзерге вакытта «AfD»ның хөкүмәт төзүе гарантияләнмәгән. «Германия өчен альтернатива» мигрантларга каршы сәясәт алып бара. Украинага Германиянең хәрби ярдәмен туктату, Россия белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерү, Украинадагы сугышны дипломатик юл белән тәмамлауны таләп итү. Россиягә карата санкцияләрне яңадан карау кебек нәрсәләрне үз программасының мөһим өлеше дип саный. Саксония-Анһальт – Германиянең артык зур булмаган төбәге, әмма анда фашистчыл партиянең җиңүе зур халыкара яңгыраш бирде.

 

Франциядә киләсе язда булачак президент сайлавында да уң кандидат Марин Ле Пен җиңүгә өметләнә. «Милли берләшмә» партиясе депутаты Жан-Филипп Танги, Марин Ле Пен 2027 елгы сайлауда җиңгән очракта, җәмәгать урыннарында хиҗаб киюне тыю мөмкинлеге турында белдерү ясады. Бу белдерүдән соң француз хатыннары, мөслимәләргә теләктәшлек белдереп, социаль челтәрләрдә хиҗаб киеп төшкән видеоларын элә башлады.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре