5 ноябрь кичендә һәм 6 ноябрьдә Татарстанда тизлеге секундына 15-18 метрга җиткән көчле җил, бозлавык, буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кимү һәм юлларда кар көртләре барлыкка килү сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
Һава торышындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын истә тотарга кирәклеге турында искәртә.
«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Реклама такталары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәгез. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112», – диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез