“Бездән кайчак: “Форумны үткәрү күпмегә төште? Мондый зур чаралар үзен аклыймы? – дип сорыйлар. Әлеге сорауга җавапны беләбез”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Хөкүмәт Йортында форум нәтиҗәләренә багышланган брифингта.
“Иң кәттә нефть химиясе комплексы төзесәң дә, аның үз-үзен аклау вакыты 5-6 ел тәшкил итә. Биредә исә сүз дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйга турында бара. Безгә чит илләрдән, ислам дәүләтләреннән елдан-ел күбрәк кунаклар килә. Бу Татарстанга гына түгел, илебезгә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген тудыра. Әйе, тәгаен нәтиҗәләр иртәгә, берсекөнгә яки бер елдан соң ук күренмәскә дә мөмкин. Әмма бу икътисадны дөрес итеп төзү, Татарстан һәм, гомумән дә, ил икътисадын интеграцияләү юнәлешендә бик тә дөрес һәм кирәкле нәтиҗә”, – диде Шамил Гафаров.
“KazanForum-2025”тә дөньяның 96 иленнән 8,5 мең кеше катнашкан.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез