Газетага язылу

ГАИда камераларның нинди юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклый алулары турында сөйләделәр

Быел 3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу мөһим дата уңаеннан ведомство үз тарихындагы кызыклы фактларга игътибар юнәлтә.

2022 елдан Россиядә «Паутина» системасы эшли башлады, ул юл камераларының бердәм челтәрен тәшкил итә. Ул автомобиль номерлары буенча аның маршрутын күзәтеп барырга, үткән вакытны һәм урынын, хәрәкәт тизлеген теркәп алырга, шулай ук салон эчендәге кешеләрнең фотоларын төшерергә сәләтле.

Шул ук вакытта камералар 16 төр бозуны ачыклый ала – тизлекне арттыру, каешны эләктермәү, маневр ясау кагыйдәләрен бозу, хәтта руль артында телефонда сөйләшү.

Камералардан алынган мәгълүматлар эшкәртелә һәм 3-7 көн эчендә штрафка әйләнә, дип билгеләп үттеләр ЮХИДИдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре