Татарстанның “Әтиләр Союзы” гаилә елына багышлап “Отцовское признание” дигән республика премиясен булдырган. Әлеге премия язучылар, режиссерлар, җырчылар, блогерларга бирелергә мөмкин.
Премия электрон форматта soyzotcovrt.ru сайтында узачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда “Әтиләр Союзы” оешмасы вәкиле Алексей Сандригайло сөйләде.
– Бу премияне әтиләр тапшырачак. Ул кешеләрнең гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлешләре өчен тапшыралачак. Гореф-гадәтләрне, гаиләне үз әсәрләре, җырлары, рәсемнәре аша таныткан кешеләр җиңүгә омтыла ала, – диде ул.
“Әтиләр Союзы” оешмасы җитәкчесе Адель Заһретдинов республика буенча оешманың 5 мең әтине берләштереп торганын да әйтте.
– Әтиләрнең дәрәҗәсен саклар өчен күп эш башкарыла. Әмма без хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге әтиләрне һәм аларның гаиләләрен онытмаска тиеш. Кулдан килгәнчә ул гаиләдә үсүче сабыйларга ярдәм итик, – диде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез