Бал чәчәкнекенә һәм үсемлек чыгы (падевый) балына бүленә. Чәчәк балы, үз чиратында, монофлер, ягъни бер генә үсемлектән (мәсәлән, юкә яки рапстан) җылган һәм полифлер (төрле үсемлекләрдән җыелган) булырга мөмкин. Файдалы үзенчәлекләре шикәренә, органик кислоталары, ферментлары, флавоноидлары һәм башка биологик актив матдәләренә, шул исәптән витаминнарына бәйле. Алар антиоксидант һәм микробларга каршы үзенчәлеккә ия, ә җиңел үзләштерелә торган шикәре көч-энергияне тизрәк торгызырга ярдәм итә.
Үсемлек чыгы балын умарта кортлары яфракларда һәм ылыста һава температурасы, дымлылык үзгәргәндә пәйда булган чыктан яки бөҗәкләрнең татлы бүлендекләреннән ясый. Ул минераль матдәләре һәм аминокислоталарының күп булуы белән аерылып тора. Мондый бал йөрәк-кан тамырлары һәм сөяк тукымасы өчен бик файдалы. Балның һәр сортының ниндидер үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, юкә балы тирләтү һәм ялкынсынуга каршы үзенчәлеккә ия, ә карабодай балы, аминокислоталарга бай булу сәбәпле, нерв системасын тынычландыра. Рапс балында гдюкоза күп, тиз шикәрләнә.
Шикәрләнгәннән соң ап-ак була. Монысы да көч-энергияне торгызырга ярдәм итә, бавыр, нерв системасы, кан әйләнешенә, тукымалар яңаруга ярдәм итә. Иң сирәк очрый торган сорт – каштан балы. Антиоксидант булып тора һәм кан тамырларына сихәт бирә. Акация балы исә, фруктозасы күп һәм серкәсе аз булуы нәтиҗәсендә, аллергиягә китерми дип санала һәм диета тотучыларга бик кулай булып тора. Шул ук вакытта балны даруга тиңләштерергә ярамый. Артыгын куллану канда шикәр микъдары артуга һәм юанаюга китерергә мөмкин. Көненә 30-50 грамм чамасы гына куллану киңәш ителә.
Аллергиядән, шикәр чире һәм юанаюдан интегүчеләргә бал ашау киңәш ителми. Шулай ук балаларга да бик саклык белән генә бирергә кирәк. Серкәгә аллергияле кешеләрдә хәтта анафилактик шокка китерергә мөмкин. Шулай ук кайбер сортларын (үсемлек чыгы балын) бөерләр авыртканда, ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә, йөклелек һәм бала имезү чорында, каштан һәм карабодай балын – ашказанында гастрит, җәрәхәт яки панкреатит көчәйгәндә кулланырга ярамый. Белгеч шулай ук өй шартларында балның табигыйлеген 100 процентка билгеләп булмавын әйткән. Аның әйтүенчә, йод белән тикшереп карау крахмал өстәлүен күрсәтергә мөмкин, әмма сыйфатын төгәл генә билгеләх өчен лабораториягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балны кулдан сатып алганда, сатучыдан умарталыгына, продуктка ветеринария документларын сорарга кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә галим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез