Бу хакта “Российская газета” мәгълүматларына таянып яза. “Алар дистәләрчә сырхауның эчәгесендә гадәттән тыш каты тукыма тапкан. Нәкъ менә шул күзәнәкләрнең тизрәк үрчүенә китереп, хәтәр мутацияләр куркынычын арттыра икән”, – диелгән басмада.
Галимнәр мәгълүматлары буенча, эчәклектәге хәтәр үзгәреш хроник ялкынсыну нәтиҗәсе булып тора. Ялкынсыну исә дөрес тукланмауга, зарарлы гадәтләр, ашказаны,-эчәклектәге авыруларга бәйле. Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, ачыкланган үзгәреш яман шешне “борынлауга” ук “тотып алу” мөмкинлеге бирәчәк.
Яман шешнең иң алдан барлыкка килүче билгеләреннән берсе – эч күбү (бу халәт гадәттәгедән озаграк дәвам иткән очракта). Берничә атна дәвамында шундый хәл күзәтелсә, тикшеренү узарга кирәк. Америка гастроэнтерологлары, чирне кисәтү йөзеннән, һәр көн саен берәр порция табигый йогырт (өстәмәләрсез, тәмләткечләрсез) ашарга киңәш иткән. “Көн саен ашаган очракта, сөт ризыгы эчәктә яман шеш куркынычын 20 процентка киметергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән галимнәр.
Йогыртка өстәп, бер уч чикләвек ашау киңәш ителә. Бу ризыкларны кичен йоклар алдыннан гына да кабып куярга мөмкин. Белгечләр ышандырып әйткәнчә, миндаль, фундук, әстерхан чикләвеге кебек файдалы майлардан торучы чикләвекләр йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче типтагы шикәр чире, инсульт һәм эчәкләрдә яман шеш куркынычын киметә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез