Галимнәр колбаса тышына, тәмәке кабындагы кебек, кисәтү урнаштырырга таләп иткән

Халыкара фәнни җәмәгатьчелек янә эшкәртелгән итнең сәламәтлеккә җитди куркынычы турындагы мәсьәләне күтәргән. Британия тикшеренүчеләре хакимияттәгеләрне колбаса ризыкларына, тәмәке тартмасындагы кебек, рак куркынычы турында кисәтүле язу урнаштырырга чакырган. Бу хакта Российская газета” табиб-эндокринолог Зөһрә Павлованың телеграм-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.

Ит ризыкларын җитештерүдә файдаланыла торган нитритлар җитди куркыныч белән яный. Кеше организмында алар канцероген матдәгә – нитрозокушылмага әйләнә икән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ)  инде 2015 елда ук эшкәртелгән итне канцерогеннарның беренче төркеменә (аңа рак китереп чыгару куркынычы расланган матдәләр керә) керткән.

Эндокринолог билгеләп үткәнчә, даими рәвештә көненә 50 г колбаса куллану эчәкләрдә яман шеш куркынычын 18 процентка арттыра.

Бөекбританиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтүеннән соң узган 10 ел эчендә шул сәбәптән эчәкләрдә яман шешнең 54 000 очрагы теркәлгән. 2 типтагы шикәр чиреннән интегүчеләрдә, юан гәүдәлеләр һәм клетчатканы аз кулланучыларда чир куркынычы бигрәк тә зур.

Зөһрә Павлова киңәш иткәнчә, эшкәртелгән ит ризыкларын (колбаса, сосиска, кыздырылган тавык) куллануны чикләргә кирәк. Нитритсыз әзерләнгән: суда яки парда пешерелгән иткә өстенлек бирергә. Гәүдә авырлыгын, кандагы шикәр күләмен һәм кан басымын контрольдә тотарга. Яшелчә, җиләк-җимеш, эре тарттырылган ашлыктан әзерләнгән ризыкны, үсемлек чыгышлы аксымны (әйтик, чикләвек, ясмык, борчак) күбрәк кулланырга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре