Гасыр кичкән мәктәбем. Азнакай районы Урманай урта мәктәбендә зур бәйрәм узды

Мәктәпне тәмамлаганга дистә еллар узса да, аның җылысы, якты истәлекләр һәрвакыт күңел түрендә саклана. Нинди генә һөнәр ияләре булсак та, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәк тә, балачак, яшүсмер еллар онытырлык түгел. Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең 100 еллык бәйрәмен билгеләп узарга җыелгач та һәркем әнә шулай күңел түрендәге матур хатирәләрен барлагандыр.

Җанга дәва

Бу көнне мәктәп ветеран укытучыларны, белем йортын төрле елларда тәмамлаган укучыларны, район һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләрен җыйды. 100 ел эчендә мәктәпне 15 директор җитәкли. Кадерле кунаклар арасында 1968–1977  елларда  мәктәп директоры булган, хәзерге бинаны төзеткән  Зөфәр Харисовның да булуы бәйрәмгә  нур өстәде.

Тантаналы чараны ике өлештән оештырганнар иде.  Беренчесендә «Остазлар аланы», «Классташлар тыкрыгы» һәм «Әдәбият мәйданы» дигән проектлар тәкъдим ителде. «Остазлар аланы»на ветеран укытучылар һәм мәктәбебезне тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган авылдашлар җыелды. Алар арасында Равилә Абдуллина да бар иде.

– 48 ел элек мин шушы мәктәптә математика һәм физика укыта башлаган идем. Бүген безне бусагадан ук укучыларыбыз, оныкларыбыз каршы алды. Мин һәрвакыт мәктәп коллективыннан зур игътибар тоеп яшим. Укытучы хезмәте – иң гадел хезмәт, аның өчен иң кадерлесе – эшеңне бәяли белүче укучылар, – диде ул.

20 ел дәвамында кулга-кул тотынып эшләгән мәктәп коллективын котларга Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тә килгән иде.

– Бер гасыр дәвамында шушы җирлектә никадәр кешегә белем бирелгән, аларны тәрбияләүдә күпме шәхесләр, мөгаллимнәр, директорлар тырышкан. Бу мәктәптә укымасам, эшләмәсәм дә, язмышым аның белән бәйләнгән. 20 ел дәвамында районның мәгариф идарәсен җитәкләүче кеше буларак, мәктәпкә азмы-күпме хезмәтем тигәндер, дип уйлыйм. Бүген бирегә керү шулкадәр рәхәт. Мин эшләгән чорда мәктәпкә беренче компьютерлар кайтарылды, котельныйлар төзелде, бина газлаштырылды. Ул вакытта зур вакыйга иде ул. Кайчандыр мәктәп ябылуга дучар ителгән иде. Бу хәлне булдырмый калу өчен безгә шактый ишекләр кагарга туры килде. Бәхеткә, үз сүзебезне әйтеп һәм дәлилләп, аны урта мәктәп статусында калдыра алдык, чөнки мәктәпнең белем бирү сыйфаты югары дәрәҗәдә иде. Бүген дә ул үз дәрәҗәсен тотып яши һәм эшли.

Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар өчен иң кадерле мәйданчык – «Классташлар тыкрыгы» булгандыр, күрәсең. Чөнки биредә сыйныфташлар очрашып, аралашып утырсын өчен барлык шартлар да тудырылган, коллектив матур гына чәй табынын да хәстәрләгән иде. Биредә укучыларның фотолары, музей экспонатлары урнаштырылган. Шулай, кеше тормышында очрашу һәм аерылышулар һәрвакыт аралашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашу шулкадәр күңеллерәк. Бу көнне күпләр, минем шикелле үк, мәктәпне сагынып, матур очрашулар өмет итеп кайткандыр, дип уйлыйм. Шәхсән үзем әлеге җылылыкны укытучыларым, сыйныф җитәкчем Фәнүзә апа, сыйныфташларым, бер чорда укыган башка укучылар белән очрашудан алдым. Мәктәбемнең матур үзгәрешләрен күреп ихластан сөендем.

– Әлеге бәйрәмгә ялымны махсус туры китереп кайттым, – диде бүген Ватан сагында булган сыйныфташым Ленар Абдуллин да. – Миңа хәрби операциядә менә шушы җылылык җитми. Бүген җаныма рәхәтлек алып китәм. Дөрес, кабаттан яу кырына китү тагын да авыррак буласын да чамалыйм..

«Әдәбият мәйданы»нда исә Урманай авылында туып-үскән күренекле язучы Гариф Галиевның 120 еллыгын билгеләп үттеләр.

Тантананы шушы дәрәҗәдә уздыру өчен зур тырышлык куйган мәктәп коллективына сокланмый мөмкин түгел. Аларга рәхмәт сүзләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин та әйтте. Ул үз чыгышында мәктәпләрнең яшәргә тиешлеген ассызыклады, ә укучыларны туган җиребезнең чын патриотлары итеп тәрбияләргә, туган телебезне сакларга чакырды. Билгеле инде, бәйрәмгә саллы күчтәнәчен – 2 млн сумлык сертификатын да алып килгән иде ул.

Матур нәтиҗәләр

Азнакай авыллары арасында Урманай мәктәбе – йөзьеллыгын билгеләп узган бердәнбер белем учагы.

– Бәлки алар бардыр да, ләкин тарихы төгәл билгеле булмагач, дәлилләү авыррак, – ди 16 ел шушы мәктәпне җитәкләгән директор Гөлшат Хәйбуллина. – Кызганыч, тарихлары билгеле булып та, бүген ишекләренә йозак эленгән мәктәпләр бар. Ә без мәктәбебезне оптимильләштерү шаукымыннан саклап кала алдык. Соңрак балалар бакчасы кушылды, ә инде узган елдан безгә күрше Беренче Май һәм Таллы Бүләк авылларының  балалар бакчалары өстәлде. Агрокласслар булдыру да – мәктәбебез өчен матур күрсәткеч. Аның максаты – укучыларны авыл хуҗалыгы белән кызыксындыру, балаларны шушы тармакка җәлеп итү. Инде укучыларыбыз беренче уңышлары белән сөендерә дә башлады. 8 нче сыйныф укучысы Роберт Карамов АгроНТРИ конкурсында катнашып, «АгроСмарт» номинациясендә җиңеп чыгып, республика данын Россия күләмендә танытты. Безнең өчен бүгенге шартларда җир кешесен тәрбияләү мөһим. Авылга да югары белемле белгечләр кирәк. Укучыларыбыз замана белән бергә атлап, алган белемнәрен авыл хуҗалыгында кулланырлар дип өметләнәбез.

Мәктәптә киләчәк өчен генә тырышып калмыйча, үткәнне, туган якны өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәләр. Мәсәлән, берничә ел элек директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова башлангычы белән «Бай тарихлы Урманай» дип аталган саллы китап дөнья күрде.

Шәхсән үземә Урманай мәктәбен тәмамлаучылар арасында иҗади, гуманитар фәннәргә тартылган балалар күбрәк төсле. Бу фикерне Гөлшат Әсгатовна да дәлилләде. Укучылар иҗади бәйгеләрдә чыгыш ясый, олимпиадаларда алдынгы урыннар яулый, хәтта халыкара бәйге җиңүчеләре дә бар. Әйтик, Илнар Камаев татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән иде. Шуңа күрә безнең укучылар арасында тел белгечләре, укытучылар күп булу табигый күренеш шикелле. Артистлар (Илназ Хәбибуллин – Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты) һәм журналистлар да бар.

– Бүген иң төп бурычыбыз алга таба да шушы матур нәтиҗәләрне саклап калу. Укучыларыбыз күп булсын иде. (Бүген белем йортында 50 укучы укый. – Авт.) Кызганыч, кайбер әти-әниләр балаларын шәһәр мәктәбенә йөртеп укыту яклы. Ләкин, беренчедән, авыл мәктәпләре дә сыйфат ягыннан бер дә калышмый. Икенчедән, шәһәргә киткән укучы анда игътибар җитеп бетмәүдән  югалып калырга мөмкин. Ә монда без бер гаилә шикелле яшибез һәм укыйбыз. Моннан тыш, безне мәктәпкә кадрлар җитеп бетмәү дә борчый. Информатика, физика, ТИН, физкультура укытучыларын читтән җәлеп итәргә мәҗбүрбез. Димәк, ирешәсе уңышларыбыз алда әле.

Ә мин күп, акыллы һәм рәхмәтле укучылар телим сиңа, мәктәбем. Гомерең озын булып, алда әле тагын бик күп матур бәйрәмнәреңне күрергә насыйп булса иде!

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре