Генераллар артык үрчегән

Пит Хегсет – АКШның оборона министры – Конгресс әгъзалары тарафыннан торган саен ныграк тәнкыйтькә очрый. Яңа министрның идарәгә килүе баштан ук зур җәнҗаллар белән барды. Ул Американың чит илләрдә алып бара торган хәрби операция планнары турында Signal социаль челтәрендәге чатта язып, зур гауга кубарды.

Әфган һәм Гыйрак сугышлары аша узган хәрби офицер булуга карамастан, Хегсет күбрәк журналист амплуасында билгеле. 2014 елдан башлап 2025 елга кадәр, Трамп оборона министры итеп билгеләгәнче, ул – Fox News телеканалы корреспонденты. Мәгълүмат кырында 2015 елда аңа бәйле бер җәнҗал кубып алды. Америка флагы көнендә балта атканда, ул ялгыш Вест-Поинт (Американың хәрби академиясе) барабанчысына тидерде. Аның бер хатынны көчләүгә бәйле җәнҗалы да бар. Оборона министры итеп билгеләнер алдыннан элекке эш урынында еш кына исерек хәлдә күренүе турында хәбәрләр дә күп таратылды. Абьюзер булуы, ягъни гаиләдә хатынына карата көч куллануы да билгеле. Хегсет – Израиль тарафдары, мөселманнарның дошманы.

Соңгы көннәрдә конгрессменнар аны кораллы көчләрне сәясиләштерүдә, үзе белән килешмәгән генералларны армияне реструктурлаштыру сылтавы белән эштән азат итүдә гаеплиләр. Хәтта Республика партиясе вәкилләре дә яңа оборона министрын кискен тәнкыйтьли башлады. Соңгы көннәрдә Трамп администрациясе «гаскәрләрдә артык структураларны бетерү өчен», дүрт йолдызлы генераллар һәм адмираллар (бу – АКШ армиясендә ирешеп була торган иң югары дәрәҗә) санын ким дигәндә 20 процентка кыскарту турында карар кабул иткән иде. Кыскартулар югары дәрәҗәдәге генә түгел, түбәнрәк дәрәҗәдәге хәрбиләргә дә кагылачак. Америка армиясендә соңгы илле елдан артык вакыт эчендә югары офицерлар саны, чынлап та, өчтән бер өлешкә арткан. Аеруча дүрт йолдызлы генераллар күп үрчегән – 107 процентка күбәйгәнәр. Өч йолдызлы генераллар 129 процентлык ук үсеш кичергән. Кораллы көчләр исә сан ягыннан 50 процентка диярлек кимегән. Министрны тәнкыйтьләүчеләр генераллар санының чамасыз артык булуы белән килешәләр, әмма кыскартулар профессиональ сыйфатларга карап түгел, сәяси максатлардан чыгып башкарыла, диләр. Хатын-кыз генералларның, кара тәнлеләрнең, Трамп администрациясе белән килешмәүчеләрнең эштән җибәрелүенә борчылалар.

Дәүләт департаменты исә кыскартуларсыз алга бара алмый, чөнки бюджет кысыр. Трамп Европада һәм Көньяк Кореядагы Америка гаскәрләрен дә кыскарта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре