Газетага язылу

Гөлфия Абдулловага фотобәйгедә катнашып откан Sollers ST8 автомобиленең ачкычларын тапшырдылар

ТНВ телеканалының «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны студиясендә Питрәч районыннан Гөлфия Абдулловага шул ук исемдәге фотоконкурста откан Sollers ST8 автомобиленең ачкычларын тапшырдылар.

Гөлфия Абдуллова конкурс катнашучылары арасында уйнатыла торган өч автомобильнең беренчесенә ия булды. Җиңүе турында белгәч, ул гаиләсе белән телемарафон студиясенә килде.

«Хисләр ташып тора, бик дулкынланам. Без бик шат. Оештыручыларның барысына да рәхмәт», – дип уртаклашты җиңүче.

Яңа автомобильнең ачкычларын Абдулловага турыдан-туры ТНВ эфирында тапшырдылар.

«Мин бу минутта сез откан Sollers ST8 автомобиленең ачкычларын тапшырам. Бу – сезнең ачкычлар!», – диде телемарафон алып баручысы Артур Кортес.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре