Гүзәл Шәрәфетдиновадан балыклы салкын аш рецепты

Кирәк булачак: 300 грамм пешкән балык филесы (балыкның ниндие дә ярый), 3–4 кыяр, 3 пешкән йомырка, яшел тәмләткечләр, 1 чәй кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы шикәр комы,  тәменчә тоз.

Балыкны ваграк кисәкләргә турап, читкә алып куябыз. Кыяр һәм йомырканы – шакмаклап, яшел тәмләткечләрне  ваклап турыйбыз.  Балыктан кала, барысын да бергә кушып, тоз салып болгатабыз. 1,5 литр салкын куаска 1 чәй кашыгы гәрчич һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәп  болгатабыз һәм ингредиентларны шунда салабыз. Балык кисәкләрен  табынга куяр   алдыннан гына тәлинкәгә салабыз. Аз гына каймак өстәргә дә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

балык аш

Көн хәбәре