Матур буй-сын турында һәркем хыяллана. Җәй якынлашкан көннәрдә бигрәк тә. Әмма матурлык артыннан куып, еш кына чама хисе дә югала. Матур йөз, буй-сын, тышкы кыяфәткә ирешү өчен, күпләр гадәтләреннән генә түгел, ризыктан да баш тартырга әзер. Динебез бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә соң? Үзеңне ниндидер кысага кертеп ябыгырга тырышу гөнаһ түгелме?
Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.
– Дин диета тоту, ябыгуга нинди мөнәсәбәттә? Ашау ягын чикләп, үзеңне ниндидер кысаларга кертеп ябыгырга маташу гөнаһ түгелме?
– Ислам дине адәм баласына зыян салмаган гамәлләрне хуплый. Бу очракта да әгәр диета кешегә бернинди авырлык китерми, тормышына, сәламәтлегенә зыян салмый икән, димәк аның бер гөнаһы да юк. Әгәр кеше җентекләп әзерләнеп, табиб белән киңәшләшеп ябыга икән, диета тоту, киресенчә, файдага гына булачак. Динебезне катлауландырырга кирәкми. Динебездә чикләүләрдән бигрәк рөхсәт ителгән әйберләр күбрәк.
– Ризыкны сайланып кына ашау дөресме?
– Ризыкны сайлап ашауның да бер зыяны юк. Иң мөһиме: ул хәләл булсын һәм кеше ул ризыкны ашаудан башка кешене тыймасын. Әгәр ризык хәләл, шәригатебезгә каршы килми икән, динебез моны ашарга кушмый, дип басым ясарга ярамый. Монысы – гөнаһ. Ризык уңаеннан җиткерәсе фикереңне киңәш буларак кына әйтергә кирәк.
– Артык авырлыктан котылу, зифа буй-сын өчен ашамыйча тору, диета тоту кебек күренеш пәйгамбәребез яшәгән чорда да булганмы?
– Кеше сау-сәламәт, төз-матур булсын өчен, үзенә туры килгән туклану рәвешен сайлап, гомер буе шуңа таянырга тиеш. Моны безгә пәйгамбәребез үзе өйрәтеп калдырган. Аның бер хәдисендә: «Ашказаныгызны өч өлешкә бүлегез: беренче өлешендә – ризыкка, икенчесендә – суга, өченчесендә һавага урын калсын», – дигән юллар бар. Ягъни корсак шыплап тулганчы ашарга ярамый, җиңелчә генә ачлык хисе калырга тиеш. Дөрес, пәйгамбәребез яшәгән чорда бу кадәр ризык төрлелеге, муллык булмаган да.
– Соңгы арада глютенсыз диеталар аеруча популярлашып китте. Глютен – иң беренче чиратта, икмәк дигән сүз. Димәк, бездә икмәк кадере, ризык кадере дә кими булып чыга?
– Кеше җаны теләгән ризыкны ашарга хокуклы. Глютенлымы ул, глютенсызмы – мөһим түгел. Ипине ашамау да ипи кадере кимеде дигән сүз түгел әле ул. Аннан баш тартучыларны да гаепләргә ашыкмагыз. Иң мөһиме – ашаган ризыгыбыз хәрам булмасын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез