Фицо – сул популист, Евросоюзны тәнкыйтьли, пенсияләрне, социаль ярдәмне арттыруны хуплый, мөһаҗирләргә каршы, Украинага корал бирүне якламый, конфликтны дипоматик юл белән туктатырга кирәклеген әйтә. Әмма ул да, күрәсез, планетаның киләчәгенә өметсез карый. Кызганыч, якын елларның турбулентлыгы турында фикере белән ул хаклы.
Агымдагы вазгыятьтә конфликт Россия, Украина, Көнбатыш катнашында һәм Иран–Якын Көнчыгыш–АКШ–Израиль сугышы буларак формалаша. Бер-берсеннән ерак булып тоелган бу бәрелешләрнең икесен дә чынлыкта сиончы – яһүд элиталары алга этәрә, көн тәртибен шулар формалаштыра. АКШта бу юнәлештә соңгы көннәрдә зур җәнҗаллар чыкты, сиончы лоббиларның Американы зур сугыш учагына тартып кертүеннән халык та, элиталар да риза түгел. Россия–Көнбатыш конфликтында исә җепнең очы тирәнрәк яшерелгән.
Конспирологияне читкә куеп, фактларга сүз бирик. Германиянең иң танылган һәм иң күп укыла торган таблоид газеталарының берсе Bild: «Россия белән мөмкин булган сугышка әзерлек кысасында Германия гражданнар оборонасын киң күләмдә үстерү өчен 10 миллиард евро бүлеп бирәчәк», – дип яза.
Якын Көнчыгыш фронтыннан алынган хәбәрләр Согуд Гарәбстанына Пакыстанның үз гаскәрләрен китерүен сөйли. Ике илнең үзара оборона турында килешүе бар. Шул килешү кысасында Кытайда җитештерелгән 16 JF-17 юк итүче очкычыннан торган эскадрилья, шулай ук пилотсыз очкычлар эскадрильясе, һава һөҗүменә каршы тору системалары һәм шуларга хезмәт күрсәтү өчен 8 мең хәрби инде килеп урнашкан. Оборона килешүендә 80 меңгә кадәр пакыстанлы хәрбине китерү каралган.
Израильдә чыга торган иң зур тиражлы көндәлек газеталарның берсе Israel Hayom (аны еш кына Нетаньяху газетасы дип тә атыйлар): «Иранга каршы тагын бер Америка һөҗүме – аның булу-булмавы турында түгел, ә кайчан булачагы турында мәсьәлә», – дип яза. Трамп 19 майга планлаштырылган һөҗүмне гарәп илләре үтенече сәбәпле 2–3 көнгә кичектереп торуын белдерде.
Ике ил сөйләшеп килешә алсалар, зур сугыш уты кабынмас иде. Әмма моңа өмет аз, чөнки, бердән, яклар бер-берсенә килешә алмаслык таләпләр куя, икенчедән, Израиль планы буенча, сугыш һичшиксез булырга тиеш. Иранның «Тәсним» агентлыгы: «Иран белән АКШ арасындагы җитди каршылыклар элеккечә сакланып калды», – дип яза. Израиль сугышны мөселман илләре арасындагы бәрелешкә әйләндерү ниятеннән кире кайтмады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез