Яктылык дигән могҗиза

Без кояшны, ул мул итеп биргән яктылыкны, гомумән, яктыны яратабыз. Якты көн, якты дөнья, якты кеше, якты чырай – бар булган яхшыны, барлык уңай сыйфат, күренешләрне  яктылык белән бәйлибез. Чөнки без – кешеләр генә түгел, планетадагы җан ияләренең абсолют күпчелеге яктылык продуктлары. Халыкара яктылык көне уңаеннан шул хакта бераз тәфсилләбрәк языйк әле.

Яктылык, имеш, әйткән: «Караңгылык, караңгылык, диләр, бармы соң ул? Кая гына барып чыкмадым, һич очратканым булмады». Караңгылык башкачарак сөйләнгән. «Мин яктылыкны күралмыйм. Аны күргән саен миңа качарга туры килә», – дигән.

Караңгылыкны кем генә яратыр да кем генә мактар икән. Ихтимал, кара эш ниятләгән явызлар, караклар, җинаятьчеләр. Караңгылык ул – шыксызлык, ул – шом, билгесезлек, караңгылык ул – күренмәү, күрмәү, капшанып яшәү. Наданлыкны да караңгылыкка тиңлиләр, гыйлемне исә тагын да шул нурга, яктыга охшаталар. Өлкән туган мәкале тикмәгә генә: «Ученье – свет, неученье – тьма», – дими бит. Шагыйрь дә мәгърифәтнең генә түгел, театрның да яктылыкка, нурга илтүен билгеләгән. Сәхнәдәге гыйбрәтне күрү дә аң-белем алуның бер рәвеше. Изге китап та безне яктыга чакыра, гыйлемне бишектән алып ләхеткәчә эстәргә куша. Чөнки гыйлемле кешенең күзләре дөньяны башкача – барча төсләре белән, җентекләбрәк күрә, матурлыкны ешрак таба. Ул надан зат күрмәгән, барлыгын белмәгән төсмерләрне дә тоемлый. Нәкъ шул сәбәпле без яшәгән җиһанны, кешеләрне яхшырак аңлый. Соңгысы үтә дә мөһим – бик күп акыл ияләре фикеренчә, Җир йөзендәге бөтен бәлаләрнең башында наданлык, караңгылык ята бит...

Нәрсә соң ул – яктылык? Ул – күпләребез инде белгәнчә, электромагнит дулкыннарының бер төре. Физикадан мәгълүм: электромагнит дулкыннарның шактый озын шкаласы бар. Анда аларның ниндие генә юк: радиодулкыннар, инфракызыл, ультрашәмәхә дулкыннар, рентген һәм гамма нурлар... Һәрберсенең үз дулкын озынлыгы, үз ешлыгы. Шул киң шкалада «видимый свет», ягъни яктылык дип билгеләнгән тар гына бер кисемтә дә бар. Без нәкъ менә шуны сиземләргә өйрәнгән җан ияләре булып чыгабыз. Без электромагнит дулкыннарның нәкъ шул төрен яктылык дип атыйбыз. Шкаладагы башка бар булган нурланыш, дулкыннар безнең өчен юк. Дөресрәге, алар бар, тик кеше дигән җан иясе аларга сукыр. Шактый киң спектрдагы инфракызыл һәм ультрашәмәхә дулкыннарны да без күрмибез. Бүлмәдәге җылылык батареясы кыш буе инфракызыл диапазонда нурланыш тарата, тик күзләребез аны күрми. Елга, диңгез буйларында су коенып ятканда кояш юллаган, без күрмәгән ультрашәмәхә нурлар тәнебезне каралта. Шунысын да әйтик: бәхетебезгә, атмосфераның озон катламы андый нурларның бик аз өлешен генә үткәрә. Чөнки алар, яктылыктан аермалы буларак, гамма һәм рентген нурланышы кебек үк, тере организмнар өчен үтә дә куркыныч.

Яктылык ул – безнең яшәеш, ул – Җирдәге тормыш. Ул күзле җан ияләре өчен генә түгел, күзсезләр өчен дә бик мөһим. Үсемлекләр, яктылыкка сусап, өскә күтәрелә, кояш «батарея»лары яфракларын җәеп җибәрә дә, фотосинтез дип аталган хикмәтле күренеш сәбәпле углекислый газны йотып, кислород бүлеп чыгара. Базда үскән бәрәңге сабагын күргәнегез бардыр. Ул ап-ак. Сабак, караңгы базны туфрак катламы дип уйлап, яктылык, кояш эзләп өскә күтәрелә, таба гына алмый. Җирдә, башка бөтен уңай шартлар туып та, яктылык булмаса, ихтимал, җан ияләренең иң гади формалары гына яралган һәм яшәгән булыр иде. Бәлки, тормыш гомумән дә булмас иде. Без үсемлекләрне дә күзсез дип ялгышабыздыр. Яфраклар күзләрнең бер рәвеше түгелме икән?

Ә тере җан ияләренең күбесендә чын күзләр. Безгә бер-беребезне, тирә-ягыбызның бөтен гүзәллеген күрергә, сокланырга, яратырга мөмкинлек биргән иң затлы орган ул. Аннан да кирәклерәк тагын нәрсә бар? Әлбәттә, күрүдән кала Ходай бәндәсенең тагын дүрт тоемы бар. Без ишетәбез, ис сизәбез, тәмнәрне тоябыз, кулыбыз белән капшап карый алабыз. Әле тагын алтынчы тоем – интуиция хакында да язалар. Тик күзләр, яктылык дулкыннары ешлыгында эшләп, мәгълүмат кабул итеп тора торган «локатор» күпкә, бик күпкә мөһимрәк...

Хәтсез еллар элек Пермь краеның Кунгур шәһәре янындагы озын мәгарәдә булырга туры килгән иде. Мәгарәнең бер урынында зур булмаган күл бар. Күлдә балыклар яши. Алар күзсез. Дөресрәге, күзгә охшаш нәрсә бар, тик яктылык булмау сәбәпле ул атрофия кичергән. Балыкларны кызганганым хәтердә. Якты дөньяны, якты сулыкны күрә алмау чын бәхетсезлектер инде ул. Хәер, океан төпкелләрендә дә яктылыкның ни икәнен белмәгән балыклар яшәвен әйтәләр. Күнеккәннәр, яшиләр, хәтта үрчиләр. Әгәр кемдер инфракызыл яисә ультрашәмәхә диапазонда күрү мөмкинлегенә ия булса, ул без, кешеләрне дә: «Мескеннәр, без күргәнне күрә алмыйлар», – дип кызганыр иде. Һәр җан иясе дөньяга үзенчә җайлаша. Кулыбызга көненә йөз кат алган телефонга килгән һәм киткән сигнал – радиодулкыннарны күрмибез, яшибез бит әле. Мәгарә дигәннән, мәчеләр анда акылдан язу чигенә җитә икән. Җир өстендә, иң караңгы урында да кайдандыр кайтарылган яктылык була. Мәченең сизгер күзләре шул сәбәпле андый урында да яхшы күрә, ориентация саклана. Ә мәгарә эчендәге абсолют караңгылыкта песи мескен бөтенләй югалып кала икән...

Кайбер йолдызлар инде күптән юк, тик алардан яктылык һаман килә. Чөнки яктылык тизлеге, коточкыч дәрәҗәдә зур булса да, чикле. Йолдыз исән чагында юлга чыккан нур, галәмәт олы араларны үтеп, һаман килә тора. Язманы йомгаклап, яшәгәндә без дә яхшылык, яктылык сибеп, караңгылык качарлык, кеше үзе киткәннән соң да яктысы калырлык итеп яшик, диясе килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре