– Берәр әби табып тор! – дип шаярткан булам. Ә ул: «Кая монда әби тәрбияләү, үз-үземне карарга да хәл юк әле!» – ди.
Шулай шаярткан булабыз, ә күңелдә ниндидер моңсулык. Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне юкка гына парлы итеп яратмаган шул. Хәтта тигез итеп яраткан диясе килә. Мәсәлән, бәндә баласын алсак, туганда кыз балалар һәм ир балалар саны бер тирә була икән, хәтта ир балалар артыграк та, ди. Әмма яши-яши ирләр саны кими, хатын-кызлар арта. Ирләр нигә шулай тизрәк бетерешә соң? Шайтан белсен, дияр идем, моның сәбәбен аңлатучы бәндәләр бар. Мин статистика белән шөгыльләнүчеләрне әйтәм. Менә шул белгечләр: «Картлык көннәрендә 10 әбигә нибары 1,5 бабай туры килә», – диләр. Нигә шулай тиз бетеренәбез соң без?
Статистика хезмәте мәгълүматларына күз салсак, моннан бер ел элек ил халкының 54 процентын – хатын-кыз, 46 процентын ирләр тәшкил иткән. Гүзәл затларыбызның уртача гомер озынлыгы – 74,2, ирләрнеке 69 яшь чамасы. Мондый аерма бездә инде озак еллар саклана. 70 яшьтән соң ир-атларның саны бик нык кими башлый. Шушы мәгълүматларны карыйм да күңелне бераз курку ала. Туган авылымны, аның кешеләрен искә төшерәм һәм курку тагын да көчәя. Чөнки мин үз авылымда ялгыз яшәгән ир-атларны хәтерләмим, алар юк та иде бугай. Ә менә ялгыз әбиләр буа буарлык иде. Әлбәттә, авылларның ир-атсыз калуына иң беренче чиратта сугыш гаепле. Безнең илнең сугышсыз торганы юк. Ә дөньякүләм алганда, Җир йөзендә ирләр күбрәк икән. Ирләр ишәюендә нигездә Азия илләренең өлеше зур, ди. Дөрес, БМО фаразы буенча гасыр урталарына илдә ирләр һәм хатын-кызлар саны тигезләшергә тиеш, әмма бу тигезлек озакка бармаячак. «Артык» хатыннарга нишләргә соң?
Элек берничә хатын белән тору рөхсәт ителгән, дөресрәге, аны дин рөхсәт иткән. Әмма шул ук вакытта ирнең һәр хатынга бертигез каравы, бердәй шартлар тудыруы төп таләп булган. Күпхатынлылык турында бүген дә сүз чыккалый, моны күбрәк әлеге дә баягы дин әһелләре хуплый. Ә каршылар: «Без дөньяви законнар, Конституция буенча яшәргә тиеш», – дип бара.
Әй, нәрсәгә бу турыда уйлап баш катырам соң? Безгә бер хатын җитмәгәнмени?! Әнә дустым да хатыны кайтуын түземсезлек белән көтә, кавышыр көн җитүен сәгатьләп-минутлап саный. «Ходай тигезлектән аермасын», – ди. Аңа башка әби кирәк тә түгел. Тыйнаксызлык булса да: «Миңа да», – дип өстәп куйыйм әле. Бу язма газетада басылса, аны укып хатын да, балалар да, туганнар да шатланыр һәм минем абруй тагын да артыр әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез