Бәйрәм ялларында һава торышы "көйсезләнәчәк", ди синоптиклар.
Шимбә, 5 мартта белгечләр карлы-яңгыр явачак, дип хәбәр итә. Көндез кайбер районнарда көчле җил, урыны белән буран булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -3...-8, көндез 0...-5 градусны тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 6 мартта синоптиклар төнлә һәм иртәнге якта кар һәм буран туктамаячагы турында кисәтә. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән -7...-12 градус, көндез -5...-10 градуска кадәр салкын булачак.
Татарстанның гидрометеорология үзәге белгечләренең сүзләренә караганда, киләсе атна башында республикада төнлә һава температурасы -13...-20 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә -4...-10 градус салкын булачак. Урыны белән бераз кар явуы да көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез