Газетага язылу

Ялларга һава торышын фаразладылар

Республика территориясендә антициклон урнашканлыктан, явым-төшемсез җылы һава күзәтелә.

Ялларда да шундый ук һава фаразлана. Шимбә – 26, якшәмбе – 27 сентябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +19...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. 26 сентябрьдә төнлә +6...+12, 27 сентябрьдә +3...+8, көнбатыш районнарда +11 градус.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 28–29 сентябрьдә явым-төшемсез һава саклана. Температура бераз төшеп, көндезге сәгатьләрдә +17...+23 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре