Ялларга һава торышын фаразладылар

Бу арада Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 19 метр тизлектә көчле җил белән бик җылы, тотрыксыз һава күзәтелде.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә-якшәмбе – 22 һәм 23 июньдә республика көньяк циклон йогынтысында калачак. Һава температурасы берникадәр төшә. Шимбә – 22 июньдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +21...+26 градус, төнлә +10...+16 градус күрсәтәчәк. Урыны белән яңгырлар явып узачак. Кайбер районнарда көчле явым-төшем, секундына 15–20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Якшәмбе – 23 июньдә һава температурасы көндез +19...+24 градустан артмаячак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву ихтималы сакланып калачак. Һава температурасы +20...+25 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре